Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыгу тарихы, яки Хәйләкәр кияү

news_top_970_100

Зөлфирә апаның күптән түгел 60 яшьлек юбилее булды. Шул уңайдан аңа балалары өр-яңа телефон алып бирде. Башта ул: «Кирәкми миңа!» – дип тарткалашса да, ахыр чиктә ризалашырга булды.

Балалары: «Әни, менә монда басасың да, безгә ватсаптан хат яза аласың. Тавышыңны да яздырып җибәреп була. Ә монысы – «Инстаграм» («экстремистик» дип кабул ителде һәм Россиядә тыелды). Монда кеше куйган фотоларны карый аласың», – дип өйрәттеләр.

Зөлфирә апа ничек телефонга «кереп киткәнен» аңламый да калды. Күпме вакыт лентаны карап утыра ул хәзер. Озак азапланырга туры килмәде, тиз өйрәнде. Бармаклары үзеннән-үзе йөри башлады. Кирәк урынга басып, кайчандыр бергә укыган дусларын да табып чыгарды ул. Күзлеген борын очына куйган, телефонны мөмкин кадәр ераккарак урнаштырган, аягын аякка атландырган. Кыскасы, килештергән. Менә ичмасам замана хатыны!

Рәттән берничә видео карарга өлгерде. Инде булды дигәндә генә, татарча җыр астында барган видеода тукталып калды. «И-и-и, хәзер шулай чит кешеләргә карап, атказанган җырчының җырын да тыңлап буламыни?» – дип гаҗәпләнде.

Видеоның эчтәлеге шуннан гыйбәрәт: бер егет очрашып йөргән кызына тәкъдим ясый. Кулында зур чәчәк букеты, кызыл розалар, икенче кулында йөзек, бер аягы белән тезендә тора.

Каршында торган кызы әле елый, әле көлә, әле шатлыгыннан сикерә. Зөлфирә апа бу күренешкә озак карап торды. Хәтта бер генә тапкыр түгел, ә кабат-кабат карады.

И-и-и, кыланып та күрсәтә инде хәзерге яшьләр, – ди ул.

Зөлфирә апаның кияүгә чыгу тарихы бөтенләй башка иде шул. Аның ире аңа андый «романтика» оештырып тормады. Ул яшь чагында ничек кияүгә чыкканын да сизмичә калды. Чөнки Наиле аның башка ир-атлардан аерылып тора иде.

Зөлфирә мәктәптә «бишле»гә генә укыды. Аннан соң, югары белем алу өчен, Казанга укырга китте. Анда 5 ел буе укытучы һөнәрен үзләштерде. Укытучы булу – аның балачак хыялы. Математиканы ул башлангыч сыйныфтан бирле ярата иде. Төркемдәшләре дискәтүкләргә, театрларга йөргәндә, Зөлфирә башын да күтәрмичә укыды. Аның максаты – югары стипендия алып уку иде. Ул вакытта акчага аның гаиләсе бик мохтаҗ булды. Өстәвенә, аннан башка әле укырга кертәсе 4 бала бар.

Зөлфирә институтны кызыл дипломга тәмамлады. Әмма шәһәрдә эшләргә теләге һич булмады. 5 ел эчендә, никадәр тырышса да, шәһәр тормышын үз итә алмады ул. Күңеле гел авылда иде. Шуңа күрә, ул эшне дә авылдан эзләде. Үз авылында математика укытучылары җитәрлек булу сәбәпле, аны эшкә алмадылар. Әмма аның авылына якынрак буласы килү теләге шулкадәр зур иде ки, күрше авылга булса да эшкә керергә риза булды.

Күрше авылда аны бик теләп эшкә алдылар һәм бик кадерләделәр. Әмма моның кимчелекле яклары да күп. Көн саен 5 чакрымлап юл үтәргә кирәк иде. Зөлфирә җәяү йөрде. Әмма аны юлда кыргый этләр очрау мөмкинлеге куркытты. Бер көне дә догасыз үтмәде. «И, бүген эт очрамаса ярар иде. Эттән дә яманрак кешесе очрамасын», – дип теләде.

Бәхет елмайса, аңа берәр машина да очрарга мөмкин иде. Бер вакыт аңа колхозда эшләгән Наил исемле егет очрады. Ул юлдан җитез генә атлаган Зөлфирәне күреп, кызганып куйды.

Утыр әйдә, анда кара болытлар килә. Яңгыр астында каласың, – диде, машинасын туктатып.

Минем зонтигым бар, – дип җавап кайтарды кыз.

Наил Зөлфирәнең авылдашы иде, әмма егет аңардан 5-6 яшькә олырак булу сәбәпле, моңарчы аралашканнары булмады. Наил, Зөлфирәнең тартынып торуына исе китмичә, чыкты да, кулыннан тартып, машинасына утыртты.

Зөлфирәнең куркуыннан йөрәге сикереп чыгар төсле булды.

Курыкма, тимим мин сиңа. Ну юешләнәсең бит яңгыр астында. Ә син холык күрсәтеп торасың, – диде дә егет, аны мәктәбенә озатып куйды.

Яшьләр шулай танышты. Атнага 4 мәртәбә Наил Зөлфирәне эшенә илтә иде. Шулай аралаша торгач, кыз үзенең хыялы белән уртаклашты.

Минем бар теләгәнем, ул – безнең авыл мәктәбенә эшкә кайту. Болай барып йөрисе дә булмас иде. Авылда торып, шунда эшләп ятудан да рәхәтрәк әйбер юктыр ул.

Наил башта озак вакыт бер сүз эндәшмичә барды. Аннары, нидер уйлап тапкан сыман, үзалдына елмаеп куйды.

Теләкләр чынга ашарга сәләтле ул. Телисеңме, икенче елга 1 сентябрьдә син безнең авыл мәктәбе укытучысы булачаксың?

Кызык, ничек син аны башкарып чыгарсың икән? – диде Зөлфирә.

Күрерсең.

Күрше авыл мәктәбендә Зөлфирә 1 ел эшләде. Җәй айлары ахырына якынлашкач, Наил аңа кунакка килде. Зөлфирә аны капка төбендә каршы алды.

Гафу, өйгә кертә алмыйм инде. Әти дөрес аңламас, – диде ул.

Борчылма, бабай белән тиз дуслашырбыз. Син өйдә булмаганда, без аның белән пычкы тартыштык инде.

Зөлфирәнең күзләре шар булды. Наил папкасыннан шома кәгазь чыгарып, кызга сузды.

Нәрсә бу? – диде Зөлфирә.

Соң, син укы. Аңламасаң, аңлатырмын.

Зөлфирә күзләре белән тиз генә йөгертеп чыкты. Караса, каршында никахлашу турында таныклык тора. «Наил һәм Зөлфирә» дип язылган.

Нәрсә бу? – дип кабатлады кыз.

Никахлашу турында таныклык. Без хәзер өйләнешкән. Менә монда икебезнең имзалар гына җитми, – диде Наил.

Зөлфирә эсселе-суыклы булып китте. Тезләре калтырый башлады.

Ничек шулай миңа әйтмичә генә? Ничек сиңа моны язып бирделәр? Миннән сораучы да юк бит әле! Ах!

Соң, мин сиңа, авылда эшләячәксең, дидем бит. Сүземне үтәдем. Авыл рәисе белән сөйләштем дә, язып бирде инде. Куясыңмы кулыңны шушы документка? – диде Наил.

...Менә шул рәвешле, Зөлфирә ничек кияүгә чыкканын да аңламый калды. Аннары районга барып, үз авылына эшкә урнашасы килүен белдерә. «Тиздән авылдашыма кияүгә дә чыгам!» – ди. Сәбәп «көчле» булгач, аның хәленә кергәннәр һәм укытучы итеп эшкә алалар. Әмма математика укытучысы түгел, ә тарих белән җәмгыять белемен укытырга.

Шул рәвешле, Зөлфирә «ике куянны» берьюлы тотты – эшле дә, кинәт кенә ирле дә булды. Авыл халкы 3 көн бәйрәм итте. Бер көне яшьләр, икенче көнне олылар. Гөрләтеп туй уздырып җибәрделәр.

Шушы вакытларны искә алып, Зөлфирә апа телефонындагы видеоны сүндерде. Күзенә яшьләр килде аның. «Бу – бер аякка тезләнеп, чәчәк бәйләмен тотып, кызның кулын сорау түгел инде!» – дип уйлады ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100