Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыгарга сорагач, «юк» дип җавап биргән кәләшне төрек ире кыядан төртеп төшергән

news_top_970_100
Кияүгә чыгарга сорагач, «юк» дип җавап биргән кәләшне төрек ире кыядан төртеп төшергән

Бу хәл Төркиянең Чанаккаледа шәһәрендә – матур шәфәкъләр була торган диңгез ярында була. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, кәләшнең ялгыш кыядан егылып төшүе турында хәбәр турында бөтен дөнья матбугат чаралары язды. Берничә ай узгач, куркыныч хакыйкать билегел була – бернинди дә ялгыш булмаган…

Барысы да бик матур башлана: 42 яшьлек Низаметдин Гурсу очрашып йөргән 29 яшьлек Есим Демирга тәкъдим ясарга җыена. Тамак ялгар өчен азык-төлек сатып ала, романтик көй уйната торган шкатулка, туй балдаклары ала. Алар Чанаккале шәһәрендәге Поленте борынына киләләр – анда кояш баеганда матур була.

Есим 32 метр биеклектәге кыядан егылып төшеп һәлак була. Хәсрәткә баткан Низаметдин полициягә ничек булганын сөйли: кыз тәкъдимне кабул иткәч, кияү, бу шатлыклы хәбәрне «юар» өчен автомобильгә спиртлы эчемлек алырга китә. Кисәк кычкырган тавышка борылып караса – кәләш юк. Кияү моны «аягы тайгандыр» дип аңлата – кыяда саклык чаралары булмый.

«Ашыгыч ярдәм» килгәндә, Есим исән була, әмма ул аңына килә алмыйча, хастаханәдә үлә.

Бар Төркия, аннары бу хакта язган матбугат чаралары бәхетле мәхәббәт корбаннарын кызгана. Ә кичә исә Низаметдинне кулга алганнар.

Кәләшнең туганнары Есимның аягы таеп төшеп киткәненә ышанмый һәм полициягә язып тора. Алар әйтүенчә, кыз Низаметдиннең тәкъдимен кабул итәргә җыенмаган, киресенчә, аның белән аерылышырга теләгән, чөнки Низаметдиннең беренче хатыны Есимга янап шалтыраткан була.

Дөрес, туганнарының әйтән сүзләре сүз генә булып калыр иде, әмма Низаметдиннең алдашуын күрсәткән дәлилләр табыла. «Бәхетле кәләш» Низаметдиннең тәкъдимен кабул иткән булса, бармагында балдак булыр иде, ә ул ирнең кесәсендә табыла. Кыя өстендә Есимның ватылган күзлеген табалар – ул ир белән сугышканда төшеп ватылган була. Шулай ук кызның биеклектән куркуы һәм беркайчан да кыя читенә килмәве турында дәлилләр табыла.

Низаметдин кеше үтерүдә гаепләнеп кулга алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100