Тормыш иптәшем Гүзәлгә 28 яшьтә өйләндем. Аныңчы 3 ел очрашып йөргән идек. Гашыйклар арасында була торган ташкынлы хисләр дә, чәчәкле-кәнфитле вакытлар да булмады түгел. Бер-беребезне гомер буена яратырбыз сыман тоелды.
Өйләнгәч тә шулай булырга тиеш иде сыман, әгәр безнең арага Гүзәлемнең әнисе «шлагбаум» куймаса. Ул кызына бала чагында шуның кадәр әкиятләр сөйләргә яраткан ки, әле дә шул гадәтеннән арына алмый!
Беләсеңме, мин кичә Ришатны күрдем. Ул кибеттән чәчәкләр белән чыгып бара иде. Ул букетны өйгә алып кайттымы? Юк? Алайса кемгә биргәнен ачыкларга кирәк, – дигән.
Аннары минем кебек курткалы ир-ат белән мине бутаганлыгы ачыклана. Ә аныңчы, хатыным миңа дәгъва белдереп, «башымны ашаган» була. Китә инде аннары ызгыш-талаш, елау, мөнәсәбәт ачыклау. Өстәвенә, «синең миңа чынлап та күптән чәчәк биргәнең юк» ди. Бәлки, бирмәгәнмен дәдер, тик чәчәкне сорап алмыйлар бит инде!
Бу теманың ахыры нәрсә белән тәмамлана? Әни кеше яраткан кызын тынычландыра, ә ир-ат бөтен нәрсәдә гаепле кала.
Хатынымның әнисе – әби – әллә нинди темаларга әкият уйлап чыгара ала. Әмма асылы бер: ир-атлар начар, ә ирең – аеруча!
«Ришат белән сөйләш, эштән алай соң кайту – нормаль күренешме? Сөяркәсе белән ятадыр әле!», «Күпме аның туганнарына акча бетерергә була, сезнең бит үзегезнең гаилә бар!», «Син аның артыннан күзәткәлә. Иркенгә чыкмасын» дип, менә шундый сүзләр белән безнең арага кереп, тыкшынып ята. Гүзәл әнисе белән күбрәк сөйләшкән саен, миннән шикләнә башлый. Әби этне өстерәмени?! Ул гына безнең ничек начар яшәгәнебезне белә. Кунакка килгәч, бусагадан атлаганчы:
Ничек яшәп ятасыз икән? Шуны белергә килдем, – ди.
Безнең туйда теләк теләгәндә: «Нинди зур бәхет! Хәзер минем кызым да, улым да бар!» – дигән иде. Шулай булып чыкты да: икебезне дә канат астына алды. Дөресрәге, буып салды.
Кунакка килгәч, иртән кабартма, кичен аш пешерә (юк, бусына зарлану– гөнаһ). Ремонтны да контрольдә тота, отпускны да безгә планлаштырып бирә, берне төчкерсәң, суда пешкән кабыклы бәрәңгене изеп, аның парын сулата һ.б.
Бер елдан соң Гүзәл корсакка узды. Әти булу хыялы минем күптән бар иде. Ниһаять, тулы гаилә булабыз, дигән уй күңелемне җылытты. Корсак зурайган саен, хатынымның әнисе безгә кунакка ешрак килә башлады. Гүзәл моңа шат кына булды.
Син барыбер көне буе эштә, миңа өйдә яту күңелсез. Әни миңа иптәш бит, – диде.
Мин моңа каршы килә алмадым. Дөрестән дә, Гүзәл белән кичләрен генә күрешәбез. Ярдәм кирәк булса, әби булышыр, дидем.
Ә аннары, җырдагы төсле, «килә ява, килә ява, ияләште бер болыт» булды. Әби бездә кунып ук кала башлады.
Яз башында улыбыз туды. Әби өйрәтә башлады кызын бәбине тәрбияләү буенча. Баланы дөрес карамыйсыз, ашатмыйсыз, йоклатмыйсыз… Гүзәлне бу галәмәт үзен дә туйдырды булса кирәк. Чөнки күзләрен көннән-көн ешрак «уф, әни» дип әйләндерә башлады.
Йокларга ятканда, Гүзәл белән бу хакта сөйләшергә теләдем.
Рәхәтме әниең булышкач?
Әйе. Ник алай дип сорыйсың?
Миңа калса, аңа өенә кайтырга кирәк. Аның кул астында яшисе килми.
Куып чыгара алмыйм бит инде. Торасы килсә, торсын.
Күбрәк бездә торган саен, аны квартирадан чыгаруы авыррак булачак.
Ярар, иртәгә әйтеп карармын.
Гүзәлнең «ярар» сүзе тынычлап йоклар өчен җитә калды. Мин иртәгә үк әбинең кайтып китүен күзаллый башладым.
Ә икенче көнгә аның кинәт кенә биле авырта башлады. Биленә – башы, аягы өстәлде. Авыруга салышып, тагын «сездә озаккаракка калам әле» диде. Ә мин инде нишләргә белмим. Киңәш бирегез әле, зинһар. Бу әбидән ничек арынырга?