Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияү янгын эченнән тартып чыгарды, аннан үзе аңын җуеп егылды...»

Арча районы Шекә авылында фаҗига була. Хәкимовларның йортында санаулы минутлар эчендә янгын чыгып, торак көлгә әйләнә. Бәхеткә, барысы да исән. Ләкин хуҗаларның бүген барыр җире юк, яңа йорт җиткерергә кирәк...

news_top_970_100
«Кияү янгын эченнән тартып чыгарды, аннан үзе аңын җуеп егылды...»
Хәкимовларның шәхси архивыннан

Фаҗига 11 февраль көнне кичкә таба, 4нче 15 минутлар тирәсендә була. Сиринә Хәкимова көндезге 2ләр тирәсендә фермага эшкә китә. Сыер савучы булып эшли ул. Өйдә аның әнисе Сания Нуриева, ире Энгель һәм опекунлыкка алган 2 яшьлек баласы кала. Янгынны беренче булып Сания апа күреп ала.

– Кияү дә, бала да йоклый иде, – дип башлады сүзен Сания апа. – Безнең кухня белән котельная арасы пластик «перегородка» белән бүленгән. Кухня да шул ук материал белән тышланган иде. Башта шул «перегородка»ның янганын күреп алдым, әмма ут зур түгел иде. Тиз генә кереп кияүне уяттым, ул электрны сүндерергә урамга чыгып йөгерде.

Шуннан нәрсәдер шарт итте, 3-4 секунд эчендә кара төтен бөтен өйне камап алды. Йоклап яткан баланы плед белән төреп күтәреп алдым да ишеккә таба йөгердем. Ул арада хәлләр өйдән чыгып җитә алмаслыкка әйләнде. Берни күрмим, кап-кара төтен... Аннан ярты метр алда яктылык күреп алдым, шунда таба атладым, ишек төбенә килеп җиткәнмен. Кияү футболкамнан тартып чыгарды…

Өйнең алгы ягына барырлык түгел иде, анда төтен, яланаяк бакчага таба йөгердем. Ул арада пластик тәрәзәләрнең шартлаган тавышлары ишетелде.

– Барыгыз да исән калгансыз, шөкер...

– Әйе. Бу хәлләрне карап торган кияү аңын югалтып ауды. «Ашыгыч ярдәм» табиблары килеп, аны аңына китерде. Эштән, йөгереп, кызым кайтым җитте, аның кан басымы күтәрелде, коса башлады. Аңа да медиклар беренче ярдәм күрсәтеп, уколлар кадады. Мин үзем астматик, бөтен ингаляторларым өй эчендә калды, миңа да беренче ярдәм күрсәтергә туры килде... Барыбыз өчен дә көчле стресс булды бу.

– Берәр әйберегезне чыгара алдыгызмы?

– Юк, бер әйберне дә чыгара алмадык. Машинабыз капка төбендә иде, аның ачкычы да өйдә калды. Янгын сүндерүчеләр керә алсын дип, күрше-тирәдәге ирләр аны барысы бергә этеп күчергән. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитте, сүндерделәр.

– Өйнең исән калган өлешләре бармы?

– Зал ягы бар, ләкин бөтен җир кап-кара, корым белән тулган, кире кереп торырлык түгел, – ди Сания апа Нуриева.

Сания апаның кызы Сиринә Хәкимова белән дә сөйләшеп алдык. Әйткәнемчә, ул бу вакытта фермада эштә булган. Янгын турында хәбәрне ишетү белән, шок хәлендә йөгереп кайткан.

– Мин кайтканда, янгын бөтен дөньяны камап алган иде инде. Кайткач та: «Әни исәнме, бала кайда?» – дип кычкырдым. Әни белән бала күршеләрдә, дип әйттеләр, «ашыгыч ярдәм» машинасы да килгән иде, – ди Сиринә.

– Янгын нәрсәдән чыкты икән?

– Кыска ялганыштан, дип әйттеләр.

– Хәзер кайда торасыз?

– Безнең авылда иремнең туганының йорты буш иде. Шунда вакытлыча яшәргә рөхсәт бирделәр. Өйнең хуҗасы онкологиядән вафат булды, апалары кайтып кына йөри иде. Кайчандыр ул йортта да янгын булды, шул чакта туганыбыз, өен тәртипкә китергәнче, бездә яшәп торган иде. Хәзер без шул ук сәбәп белән аның өенә күчендек: менә тормыш ничек борылып куйды.

– Яңа йортны шул ук нигездә җиткерергә уйлыйсызмы?

– Әйе, әти-әни нигезен ташлыйсы килми. Янгыннан соң шул ук урында салмаска, дигән хорафат бар, ләкин барыбер шул нигезне генә зурайтырга булдык. Хәзер бу өйне сүтәбез дә, элекке нигезне эчтә калдырып, зуррак өй җиткерербез, Алла боерса. «Яндык» дип, тормыш бетми, алга таба яшәргә кирәк. Кечкенә балабыз бар, аның хакына тырышабыз. Яшәр урыныбыз булмаса, аны безгә уллыкка бирмәячәкләр бит. Улыбызны 1 ел элек опекунлыкка алдык, хәзер хыял-максатларыбыз аның белән дә бәйле, – диде Сиринә Хәкимова.


Кыска гына сөйләшүдә дә Сиринә Хәкимованың «балам, балам» дип торуына игътибар иттем. Аңа шушы авырлыкларны җиңәргә опекунлыкка алган кечкенә малае да көч биреп тора сыман. Хәкимовлар, ярдәм сорап, Арчаның эре оешмаларына да мөрәҗәгать иткән: кайсы берничә поддон кирпеч биргән, кайсы утны бушка кертәргә вәгъдә иткән... Авылдашлары, таныш-белешләре дә нык булышкан. Алар барысына да рәхмәтле.

Укучылар арасында да бу гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр булыр, алар өчен Сиринә Хәкимованың телефон номеры: 89673748687. Телефон номерына «Сбербанк» һәм «Ак барс» карталары беркетелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100