Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү туйда кәләшнең чәчен пеләшкә алган

news_top_970_100
Кияү туйда кәләшнең чәчен пеләшкә алган

Петербургта кияү кунакларны шаккатыра – яр буенда кунаклар белән йөргәндә, кәләшнең чәчен пеләшкә ала. Моңа кунаклар гына түгел, озак еллар алып баручы булып эшләгән тамада да гаҗәпкә калган. Очраклы үтеп баручылар да бу гаҗәп хәлне видеога төшергән.

Кияү үзе дә пеләш, кәләш тә кияүнең сыңарына әйләнергә бер дә каршы түгел. Кунакларның да кайберләре бу идеяне шатланып кабул иткән.

Бу вакыйгадан соң кияү белән кәләшкә шактый негатив сүзләр язганнар. Аңа кунакларның берсе җавап язган. Яшьләр – креатив кешеләр, ә аларга тәнкыйть язучылар хөсетле кешеләр, дигән ул.

Социаль челтәрләрдә «теләсә нишләсеннәр» дигән мәгънәдә язучылар да күп, «әйбәт идея булган» дип хуплаучылар да шактый. Әмма негатив барыбер күбрәк дип әйтергә була. «Кайчаннан бирле ахмаклык креативлык дип атала башлады соң әле ул?», «Кыз кешенең чәче булырга тиеш», «Алай пар буласылары килгәч, нигә егет озын чәч үстермәгән?» дигән тәнкыйть сүзләре очрый.

Сезгә ошыймы? Туегызда ирегез сораса, чәчегезне алдырыр идегезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100