news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияү туганнары кәләшне агулы елан белән бер бүлмәгә бикләп куйган

news_top

Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында кәләшне агулы елан белән бер бүлмәгә бикләп куйганнар. Туганнар киленнең бирнәсе өчен бәхәсләшкән булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Кияүнең туганнары кәләшне бүлмәгә ябып куя, аннары шунда агулы елан кертәләр. Елан кәләшне чага. Кияү туганнары аңа ярдәм итми, аннары апасы ярдәм иткәч кенә, кызны хастаханәгә илтәләр.

Кыз сүзләренчә, еланны канализация аша бүлмәгә керткәннәр, төнлә белән елан кызны чага. Ә ирнең туганнары исә бүлмәнең икенче ягында көлеп тора, ярдәм итмиләр. Кыз апасына шалтырату җаен таба, аннары ул килеп булыша.

Кайнананалар туйдан соң ук өстәмә бирнә таләп итә башлый. Шуннан низаг чыга.

Кияү, аның абыйсы, апасы һәм тагын 3 кешегә карата җинаять эше ачканнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар