news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кияү кирәкме?»: Кызлар, әти-әниләре белән таныштыру өчен, кияүләр арендалый башлаган

Дустың сине туена чакырды, анда барлык кызлар егетләре белән киләчәк, ә син берүзең булачаксың. Дуслар очрашуында да синнән башка барысы да парлы. «Кайчан инде үзеңә егет табасың, вакыт бара бит?» – дигән сорау инде туйдырды. Күп кенә кызлар өчен әлеге сорау стресс чыганагы булып тора. Һәм шунда ярдәмгә алар – «бер кичлек кияүләр» килә.

news_top
«Кияү кирәкме?»: Кызлар, әти-әниләре белән таныштыру өчен, кияүләр арендалый башлаган
Фото: «Татар-информ»

Уку, эш, карьера... Билгеле булганча, хәзерге яшьләр гаилә корырга ашыкмый. Еш кына танышу һәм шәхси мөнәсәбәтләр өчен аның көче дә, вакыты да калмый. Шул ук вакытта, гаилә кору – беренче бурыч, дип уйлаган өлкән буын моны кабул итә алмый. Бигрәк тә кызлар авыр хәлдә кала, билгеле бер яшькә җиткәч, аларга бар яктан: «Кияүгә чыгарга җыенмыйсыңмы әле?» – дигән сорау ява башлый.

Мондый авыр хәлдә калган кызларга хәзер 23-27 яшьлек егетләр ярдәмгә килә. Бушлай белдерүләр сайтларында һәм социаль челтәрләрдә «туй компаньоннары», «кичкә кияүләр» һәм «арендага егетләр»дән шактый гына белдерүләр табарга мөмкин.

«Бер кичкә әниегез өчен идеаль кияү була алам», – диелә шундый тәкъдимнәрнең берсендә. Егет билгеләнгән вакытка һәм урынга матур костюм һәм затлы чәчәк бәйләме белән килергә, әниегезгә комплиментлар яудырырга һәм әти-әниегез каршында кияү ролен үтәргә әзер булуын аңлата. Үз хезмәтләре өчен ул бәя билгеләми, бер-беребезгә файдалы була алуыбыз турында килешергә әзер, ди. Ә менә аның тышкы кыяфәте, әни кеше өчен алынган чәчәк бәйләме һәм өстәлгә бүләкләр өчен, һичшиксез, заказ бирүчегә түләргә туры киләчәк.

Белдерү авторы – сатулар буенча менеджер Артем. Аңа 26 яшь. Ул ни өчен гадәти булмаган хезмәт күрсәтә башлавы турында сөйләгән. Бервакыт аны кызы белән туйга чакырганнар, ләкин таныш кызларының берсе дә аның белән бара алмаган. Һәм егет, шаярып, социаль челтәрдә кызык тәкъдим язган.

– Текстны озак уйламадык, бары тик: «Шәп кыяфәтле егет, торт янында ялгызы гына басып тормас өчен, туйга барырга кыз эзли», – дип кенә язып куйдым. Өч кыз җавап бирде! Шул вакытта мин ялгызларның вакытлы парга реаль ихтыяҗы булуын, һәм монда ярдәм итәргә әзер кешеләр барлыгын аңладым. Миңа бу шөгыль ошый. Беренчедән, бу – күңелле! Минем тормышым шактый салмак, ә монда – бер актерның чын театры, – дип аңлата егет.

«Бер әби, күзләремә туп-туры карап: «Ә туегыз кайчан була?» – дип сорады»

Артем моның белән инде 7 ай шөгыльләнә, һәм заказлары шактый күп – атнага 2-3. Егет сүзләренчә, «сарафан радиосы» бик яхшы эшли, һәм, мәсәлән, 2 атна эчендә ул берьюлы 5 дус кызның «егете» булырга өлгергән.

Ул заказ бирүчеләр белән алдан ук «тарих» уйлап куя: ничек танышканнар, нәрсә белән мавыгалар, бергә кая йөргәннәр һәм алга таба ничек яшәргә ниятлиләр.

– Мин яшь архитектор да, йога буенча инструктор да, хәтта сирәк токымлы мәчеләр буенча эксперт та булдым. Иң мөһиме – бүген кем икәнеңне онытмау, – дип көлә Артем. – Бервакыт буталып та калдым, ләкин тиз арада аңлап алып, барысын да шаяртуга бордым. Шулай ук гашыйк парларның ишарәләр телен җентекләп өйрәндем – кызның иңбашына кулны кайчан куярга, «яратканым»ның күзләренә кайчан сокланып карарга кирәклеген беләм.

«Ялган кияү» сүзләренчә, 7 ай эчендә ул искиткеч социаль тәҗрибә туплаган һәм, дистәләгән спектакльдән соң, кешеләрне дә, үз-үзен дә яхшырак аңлый башлаган.

– Әти-әниләр белән очрашканда иң кыены – зирәк татар әбиләрен алдау. Бер әби, күзләремә туп-туры карап: «Ә туегыз кайчан була?» – дип сорады. Мин аптырап тормадым: «Оныгыгыз миңа рөхсәт иткәч!» – дип җавап бирдем. Әби елмайды, күрәсең, мине яхшы кияү дип уйлагандыр. Икенче бер кыз белән чыгарылыш сыйныф укучылары очрашуына бардык. Анда бәхетле парны шулкадәр ышандырырлык итеп уйнаганбыз, күрәсең, аның элеккеге егете килеп: «Сине чын-чынлап бәхетле итәчәк кешене табуыңа бик шатмын!» – диде. Мин үземнең актерлык эшем белән горурландым, – дип сөйли Артем.

Фото: © «Татар-информ»

«Сезнең кызыгыз минем өчен бик кадерле»

Артем эшеннән канәгать калган клиентларның берсе сайтта уңай бәяләмәсен дә калдырган.

– Миңа 27 яшь, Мин Казанда яшим, ә әнием – Чаллыда. Соңгы 5 елда һәр сөйләшүебез: «Йөрәгеңне яулаучы табылмадымы? Эштә яңа егетләр барлыкка килмәдеме?» – дигән сораулар белән уза. Әниемне бик нык яратсам да, аның минем яныма килүеннән курка башладым. Шуннан соң мин Артемның белдерүенә тап булдым, – дип сөйләгән Айсылу (исеме үзгәртелгән).

Заказ бирүче аңа барысын да ничек бар – шулай яза: «Әни белән таныштыру өчен тәрбияле, адекват, юмор хисе булган, «идеаль кияү» режимында 1-2 кич түзәргә әзер булган яшь егет кирәк».

– Китап фестивалендә таныштык, дигән хикәя уйлап таптык, ул – архитектор (әни һәрвакыт архитекторларны бик белемле һәм яхшы акча эшләүче кешеләр дип саный), без инде 4 ай бергә, «аның ниятләренең җитди булуына ышанып беткәнче» таныштыруны кичектердем, дип әйтергә килештек. Һәм менә ул көн килеп җитте. Әни минем фатирга керә, ә анда – ул, аны чәчәк бәйләме белән каршы ала. Беренче ярты сәгатьтә мин үземне энә өстендә кебек хис иттем, ләкин Артем үзен бик яхшы тотты. Әниемнән аның эше турында сорашты, үз проектлары турында сөйләде («архитектура турында кызыклы фактлар»), һәм алар тиз арада уртак тел таптылар, – ди Айсылу. – Аннары әнием аңардан: «Артем, ә минем кызыма карата сезнең планнарыгыз нинди?» – дип сорады.

Мин сүзсез калдым, ләкин ул, күзен дә йоммыйча: «Планнар бик җитди. Сезнең кызыгыз минем өчен бик кадерле, ләкин без ашыкмыйбыз, чөнки барысын да дөрес эшләргә телибез», – диде. Аның сүзләренә хәтта мин үзем ышандым! Әни бик канәгать булып китте. Хәзер ул һәр иртә «Артемга сәлам әйт!» дип хәбәрләр юллый.

– Ләкин бит әти-әниләрне алдау – яхшы түгел, бу алдау барыбер ачылачак, – дип бүләм аның сүзләрен.

– Мин моны үземнең дә, әниемнең дә күңел тынычлыгын саклап калу өчен уйлап табылган ялган дип саныйм, – ди Айсылу. – Ул хәзер мине аптыратмый, ялгыз калачаксың, дип борчылмый. Хәзер тыныч кына яшим һәм теләгән вакытымда теләгән кешем белән басымсыз таныша алам. Әгәр җитди мөнәсәбәтләрем барлыкка килсә, ул чагында Артем турындагы әкиятне аңлату юлын да табачакмын. Ә әлегә барысы да яхшы.

Чыганак: «Республика Татарстан», Юлия Майорова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар