«Кияү килгән» – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кызы Эллариның кулын сораганнар
Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның концертында күңелле хәл булган. Аларның кызлары Эллариның кулын сорарга сәхнәгә бер егет күтәрелгән.
Уф, йөрәк әрни. Сезнең кызыгыз Элларины мин чын күңелдән яраттым. 2 ел элек бер сораган идем инде кулын, килеп чыкмады. Ләкин йөрәккә боерып булмый шул, – ди егет.
«Кияү килгән», – дип гаҗәпләнә моңа Гүзәл Уразова. Илдар Хәкимов исә егеткә «буе ничава» дип бәя бирә. Тамашачылар бу күренештән рәхәтләнеп көлешәләр.
Ахырдан егет җитдирәк темаларга да күчә.
Сез үзегезгә лаеклы балалар тәрбияләп үстергәнсез. Без яшьләр өчен сез – чын мәгънәсендә үрнәк гаилә, – ди егет, Хәкимовлар гаиләсенә соклануын белдереп. – Шулай ук 24 ел дәвамында эшләп, тырышып, менә шундый нәтиҗәләргә ирешүегез өчен дә бик зур рәхмәт сезгә, – ди ул, тулы залларга ишарәләп.
Бу мизгелләрдә сәхнәдә Эллари үзе күренми. Ул, әлбәттә инде, әлегә кияүгә җыенмый бугай. Эллари – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның беренче кызлары. Ул бүгенге көндә югары белем ала, шул ук вакытта әти-әнисе белән гастрольләргә дә йөри. Яшь җырчының әтисе һәм әнисе белән уртак дуэтлары бар. Соңгы вакытта аерым гына да җырлар яздыра.