Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү егете кәләшенең хыянәте төшерелгән фотоларны туйда кунакларга тараткан

news_top_970_100
Кияү егете кәләшенең хыянәте төшерелгән фотоларны туйда кунакларга тараткан
"Татар-информ" архивы

Британиядә кияү егет кәләшенең туйга кадәр хыянәт итүен белеп ала. Ул тантаналы бәйрәм килеп җиткәнне көтеп тора һәм туйда кәләшен кимсетү ысулын уйлап куя. Кияү кәләшнең хыянәте төшерелгән фотоларны кунакларга тарата. Бу турыда Лайф яза.

Кәләш буласы кыз кияүнең дусты, туйда шаһит булачак егет белән очраша башлавын белеп ала. Ләкин ул туйны барыбер уздырырга була, тыныч кына тантанага әзерләнеп йөри. Туй көнендә дуслар һәм туганнар ресторанга җыела. Алар яшь парны котламакчы була. Шул чакта кияү егете сүз ала һәм сюрприз әзерләвен әйтә.

«Мин сүз башлаганчы конвертлар китерәчәкләр. Барыгыз да шуны ача алмассызмы?» – ди ул.

Конвертта кәләшнең фотолары була. Анда ул шаһит егет белән бергә төшкән, фотоларда хыянәт сурәтләнгән.

Шуннан соң кияү егет туганнары белән бергә дәшмичә генә чыгып китә. Ул бу гамәле белән кызны туганнары каршында кимсетергә генә түгел, ресторан өчен акчаны да түләтергә тели, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100