news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияү егет туйда кәләшен, кәләшнең анасын һәм сеңлесен атып үтергән

news_top

Таиландта спортчы егет туйда кәләшен һәм кәләшенең анасын атып үтергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Туй тантанасы канлы фаҗига белән тәмамлана – биредә 5 кеше һәлак була. 29 яшьлек йөзүче-паралимпияче Чатуронг Суксук тантана вакытында машинасы янына барып, пистолет алып килә. Башта кәләшен, аның сеңлесен, аннары кәләшнең анасын атып үтерә.

Аннары ул үз-үзенә кул сала. Фаҗига сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Шаһитлар сүзләренчә, кияү белән кәләш бер мизгелдә талаша башлаган.

Ядрә тагын ике кунакка тигән, аларны хастаханәгә илткәннәр. Бер хатын-кыз хастаханәдә вафат булган.

Кунаклар сүзләренчә, Чатуронг бик исерек була, ул үзе инвалид булгач, яңа хатыны башка кешегә китеп барыр, дип курка, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар