Кытайда кияү егете кәләшенең бәби көтүен туй вакытында белгән. Шуннан соң ул сөйгәне хыянәт иткән дип саный һәм туйны туктата. Бу турыда South China Morning Post басмасы яза.
Вакыйга Аньхой провинциясендә була. Туй кызган чакта, кияүгә кәләшнең элеккеге егете хәбәр җибәрә. Анда кәләшнең бәби көтүе әйтелгән була. Кияү егете кәләше белән туйга 1 ай кала гына танышкан, шуңа күрә ул бала аннан түгел дип уйлый.
Кияү кунаклар каршында кәләшне хыянәттә гаепли. Кәләш акланмакчы була. Аның сүзләренчә, ул үзе дә авырлы булуын күптән түгел генә белгән, кияүгә сөйләргә өлгермәгән. Кияү аңа ышанмый, сәхнәдә кәләшкә аягы белән тибә.
Аннары кияү егете сөйгәнен кимсетүне дәвам итә, бераздан туйдан чыгып китә. Кияүнең туганнары исә кәләштән бүләкләрне кире кайтаруны таләп итә. Ләкин кызның ата-анасы баш тарта, алар, туй кияү аркасында бозылды, дип саный, диелә Лента.ру хәбәрендә.