news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияү егет кәләшенең авылына атка атланып килгән – видео

news_top

Башкортстанның Баймак районында кияү егет Үрге Идрис авылыннан кәләше яши торган Таһир авылына атка атланып килгән. Ул милли башкорт киемен – җилән һәм төлке койрыклы бүрек кигән. Бу турыда «Сибайский рабочий» яза.

Видеода ат өстендәге кияү артынан туй кортежы килүе күренә. Кияүнең авылга килеп керүен авыл халкы телефонына төшергән. «Ат ак түгел бит», – дигәч, кияү шаярып: «Үзем бит акка киенгәнмен!» – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар