Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияү бүләге» аркасында Вьетнамда гомерлеккә хөкем ителгән кыз 10 елдан Россиягә кайтты

news_top_970_100

Вьетнамга кокаин алып килгән өчен гомерлеккә хөкем ителгән Россия кызын, 10 ел төрмәдә утырганнан соң, туган илгә алып кайттылар. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мария Дапирка 8 августта Хошиминнан Мәскәүгә очып киткән, аны РФ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте вәкилләре алып кайта. Хәзер ул җәзаны туган илдә үтәячәк. Әлеге тапшыру ике яклы килешү нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла, дигәннәр РФ генконсуллыгында.

Мария Дапирканы тапшыру ике якның да дәүләт органнарының күпьеллык һәм бик җентекләп эшләве нәтиҗәсендә була, дип искәртелә.

2018 елның 4 маенда Хошимин суды Россия кешесен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итә, аны наркотиклар контрабандасында гаеплиләр. Ул 4 ел чамасы хөкем карарын көтеп утыра, аны 2014 елның августында ук тоткарлаганнар.

Мария сүзләренчә, ул гаепле түгел, чемоданга наркотикларны Нигериядән килгән танышы салган. Мария бу егеткә кияүгә чыгарга җыенган булган.

Мария Таиландта гид булып эшли, картиналар ясый. Ул Вьетнам аша өйгә кайтырга чыга. Ләкин биредә аңа сөйгәне бүләк иткән сумка һәм чемоданның ике төпле булуы ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100