Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияү анасы, кәләшнең гаиләсе һәлак». 107 кеше үлгән янгын башланган мизгел видеосы чыкты

news_top_970_100
«Кияү анасы, кәләшнең гаиләсе һәлак». 107 кеше үлгән янгын башланган мизгел видеосы чыкты
Фото: © "Татар-информ"

Гыйракта туйда 107 кеше янып үлгән. Мосул провинциясе хакимияте Эль-Хамадания шәһәрендәге фаҗига башланган мизгелләр төшерелгән кадрларны күрсәтте. Әлеге видео РЕН ТВ каналы сайтында чыкты.

Кияү белән кәләш беренче биюен башлый, шул чакта петарда люстрага тия. Балдахинга ут каба, яна торган кисәкләр кунаклар өстенә оча. Залда 1000нән артык кеше була.

Фаҗига 26 сентябрьдә кич белән килеп чыга. Төгәлләштерелгән белешмә буенча, 107 кеше һәлак булган. Кияү белән кәләш исән калган. Кияүнең анасы үлгән, кәләшнең бөтен гаиләсе диярлек һәлак булган.

«Кызыл Ярымай» оешмасы белешмәсе буенча, 500ләп кеше зыян күргән. Йөзләгән кешене, шул исәптән кияү белән кәләшне, хастаханәгә китергәннәр, алар агулы төтен иснәгән.

Гыйракта 3 көнлек матәм игълан ителде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100