Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әкияттәгечә»: Автобуста балалы хатынга билет алып биргән малай миллионерга әверелгән

13 яшьлек Иван рәссам булырга тели.

news_top_970_100
«Әкияттәгечә»: Автобуста балалы хатынга билет алып биргән малай миллионерга әверелгән
https://pixabay.com/

Алтайда Камень-на-Оби шәһәрендә булган вакыйга әкияткә охшаган. 13 яшьлек Иван гади гаиләдә яши, алар бай түгел. Ул яхшы, киң күңелле бала булып үсә.

Берьюлы Ваня кешеләр белән тулы автобуста бара. Шунда бала күтәргән хатын керә. Билет алырга кирәк, тик хатын баласын кулында тоткан килеш, янчыгыннан акча ала алмый интегә. Балалы хатынга урын бирүче кеше дә булмый. Машина йөртүче дә балалы хатынга кырын карый, билет алмаслар дип ачуы чыга булса кирәк.

Ваня исә бу хатын өчен билет сатып ала. Малай автобустан төшеп калгач кына, балалы хатын аның өчен юлга түләгәннәрен белә.

Балалы хатын Наталья блогер һәм язучы булып чыга. Ул социаль челтәргә язып, Ваняга рәхмәт әйтә. Ваняны эзләп таба, аның гаиләсенә килә. Наталья бу гаиләнең бик бай булмавын күреп ала. Ваня иҗат мәктәбендә укырга теләсә дә, мөмкинлеге булмый. Бала рәссам булырга тели. Наталья әлеге тарих турында интернетта хәбәр тарата һәм Ваня өчен бүләккә акча җыя башлый. Кыска гына вакыт эчендә миллион ярым акча җыела.

Наталья бу акчаны Иванның әнисенә алып килә. Ана елап җибәрә. Ваня исә тыныч кына карый. «Мин нәрсә эшләдем икән? Балалы хатын өчен билет кына алып бирдем бит», — ди ул. Бу турыда «Экспресс-Новости» га сылтама белән «Рамблер» язды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100