Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әкиятләрдә бик яхшы булып сурәтләнгән керпе чынлыкта нинди хайван?

Ерткыч хайван санала торган керпе бакалар, бөҗәкләр, хәтта еланнар белән туклана.

news_top_970_100
Әкиятләрдә бик яхшы булып сурәтләнгән керпе чынлыкта нинди хайван?
/pixabay.com

Карап торышка бик яхшы гына, энәләренә алма куеп, фыр-фыр килеп йөрүче керпе чынлыкта ерткыч хайван булып санала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Энәләре керпене саклый. Ул алма һәм гөмбә белән тукланмый, ә бакалар, бөҗәкләр, хәтта еланнар ашый. Керпенең организмына елан агуы тәэсир итми диярлек. Керпене агулау өчен бик күп елан агуы кирәк. Мәсәлән, керпегә тәэсире булсын өчен, кырык күсене агуларлык кадәр микъдарда елан агуы кирәк.

Керпе җиләк-җимеш, яшелчәләр дә ашарга мөмкин, тик ул аксымлы ризык ашамыйча тора алмый. 

Урманда табылган керпене өйгә алып кайтырга кирәкми. Аның энәләре панцирьга үсә. Керпе аны чистарта алмый. Шуңа күрә керпеләр паразитлар, бактерияләр һәм шулар белән авырулар да күчерүче була. 

Өйдә керпе асрарга теләүчеләр махсус токымлы керпене ала ала. Алар кешедән курыкмый, аралашырга яраталар һәм авырулар ияртмиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100