Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әкият" печеньесы (рецепт)

"Әлмәт таңнары" газетасы укучыларына "Әкият" печеньесы рецептын тәкъдим итә. Камыр өчен: 60 мл сөт, 50 г атланмай, 100 г шикәр комы, 1 йомырка, 1 чеметем ванилин һәм тоз, 1/3 чәй кашыгы чәй содасы, 250 г он.

news_top_970_100
"Әкият" печеньесы (рецепт)

Майны эретәбез, шикәр комы, ванилин , тоз, йомырка салып туглыйбыз. Сөт, чәй содасы салып болгатабыз, он өстәп, камыр басабыз, пластилин кебек камыр барлыкка килә, кулга да, кунага да ябышмый, җайлы җәелә. 

5-7 мм калынлыкта җәябез. Формалар яки стакан ярдәмендә кисәбез. Пергамент кәгазе өстенә тезеп, 180-200 градус кызулыктагы духовкада 20 минут пешерәбез.

Артык баллы да булмый, кетердәп тора!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100