«Әкият кебек башланып, триллер белән тәмамлана» — Земфира татарча җыр яздырган
Фанаталары әлеге җырны элек аның әнисе җырлаган дип фаразлый.
Популяр җырчы Земфира Рамазанова «Северный ветер» дигән альбом чыгарган. Әлеге альбомга Земфираның әнисе яратып җырлаган татарча җыр да кергән. Бу хакта «Дөнья татарлары» инстаграм сәхифәсендә язганнар.
«Фло» дигән фантасмагорик трек альбомны тәмамлый. Аның нигезендә «Җырым сиңа күчтәнәч» дигән татар халык җыры ята. Саундтрек әкият кебек башланып китә һәм ахырында триллер төсмере ала. Җырда моңлы өлкән яшьтәге хатын-кыз тавышы яңгырый. Шулай ук җыр кирегә (реверсив) җырлануы белән үзенчәлекле.
Земфираның фанатлары «Фло» җырчының әнисе Флорида Рамазановага багышланган дигән фикергә килгән. Аның туган көне 12 апрель көнне булган. Альбомны да Земфира нәкъ шул көнне тәкъдим иткән.
Флорида ханым 2015 елда каты авырудан вафат булды.