«Киясең һәм борчылудан туктыйсың»: Рамил Шәрәпов Салават Фәтхединовка бүләк ясаган
Рамил Шәрәпов Салават Фәтхетдиновка бик кирәкле бүләк ясаган – берничә пар оекбаш. Ул бүләкне сәхнә артында тапшыра. «Шәрәпҗанның оекбаш юк әле синдә. «Не волновайся» дигән оекбаш. Киясең һәм борчылудан туктыйсың. Гастрольләр буе киеп йөр», – дип тели ул аңа.
Салават Фәтхетдинов бүләкне бик җылы кабул итә. «Рамил оекбаш бүләк итте. Хәзер бер кепка да бирсә, әйтеп була инде «баштанаяк киендерде» дип», – ди җырчы бүләкне алганда.