Кияү пилмәне
«Татар халык ашлары» китабыннан кияү пилмәне рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар. Камыр өчен: йомырка – 3 данә, су яки шулпа – 100 мл, он – 450 г, тоз – 15 г.
Эчлек өчен: ит – 1 кг, башлы суган – 2–3 данә, йомырка – 2 данә, тәменчә тоз, борыч, шулпа (кирәк булса).

Эш барышы: пилмәнне симез тана итеннән яисә тана белән бәрән итенең майлы җирен кушып ясыйбыз.

Итне юып, сеңер-ярыларыннан арындырабыз да, башта үзен генә, аннары суган белән бергә иттарткычтан чыгарабыз. Йомырка сытып, тәменчә тоз, борыч салып, яхшылап болгатабыз.

Камыр басып, берничә кисәккә бүләбез, һәркайсын 1,5–2 мм калынлыкта тигез итеп җәябез. 3–4 см диаметрлы түгәрәкләр кисәбез. Камыр өстенә ит салып, урталай бөкләп, кырыйларын бөгәбез һәм ике очын тоташтырабыз.
Пилмәнне, кайнап торган тозлы суга салып, өскә күтәрелгәннән соң, 4–5 минут пешерәбез.

Пилмәнне шулпа белән дә, шулпасыз да бирергә мөмкин. Аерым савытта пилмән янына каймак чыгарырга да була.
Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.
