news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыгудан баш тарткан өчен, бер егет дус кызын үтереп, мәетен тураклаган

Кияүгә чыгудан баш тарткан өчен, бер егет дус кызын үтереп, мәетен тураклаган

news_top
Кияүгә чыгудан баш тарткан өчен, бер егет дус кызын үтереп, мәетен тураклаган
Төркиядә бер ир-ат 25 яшьлек кызны үтереп, мәетен тураклаган. Мәрхүмә кыз икенче хатын булып кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Бу турыда Mirror басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте. 

Әфганстанда туган 29 яшьлек ир-ат өйләнгән кеше булса да, дус кызына тәкъдим ясаган. Кыз исә икенче хатын булырга теләмәгән, кияүгә чыгудан баш тарткан. Шул чакта егетнең ачуы чыккан һәм ул сөйгән кызына һөҗүм иткән. Җинаятьче корбанын буып үтергән. Аннары мәрхүмәнең йөзен һәм кулларын кискәләгән, мәетне өлешләргә бүлеп, тураклаган.

Шуннан соң җинаятьче ир-ат мәетне җыелма диван эченә яшереп калдырган. Бераздан күршеләр шикләнә башлаган һәм полициягә хәбәр иткән. Хокук саклаучылар фатирда кызның мәетен табып алган.

Җинаятьче турында таксист белешмә биргән һәм шуннан соң аны тоткарлаганнар. 29 яшьлек ир-ат гаебен таныган. Хәзер аны сак астына алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар