Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә чыгарга җыенган кызга туй алдыннан үз әнисе пычак кадаган

Кияү белән кәләш өйдән чыгып китәргә җыенгач, әни кеше пычакка ябышкан.

news_top_970_100
Кияүгә чыгарга җыенган кызга туй алдыннан үз әнисе пычак кадаган
https://pixabay.com

Кырымда урнашкан Красноперекопска авылында туй мәҗлесенә әзерлек фаҗига белән тәмамлана язган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Яшьләр өйләнешкәч, әти-әнисеннән аерым торырга, туган йорттан чыгып китәргә җыена. Шул сәбәпле кәләш белән әнисе арасында талаш чыга. Кәләш белән кияүнең инде уртак баласы була. Алар туй ясагач, Кырымдагы башка бистәгә күченеп китәргә җыеналар.

Кәләшнең анасы яшьләрнең күченеп китүенә катгый рәвештә каршы чыга. Ул оныгын үз яныннан җибәрергә теләми. Кыз белән әни кеше онык өчен моңа кадәр дә еш кына талаша торган булган. Мөгаен, чираттагы низаг вакытында олы хатынның сүзлек запасы бетә һәм ул пычакка ябыша. Әни кеше үз кызының корсагына бер тапкыр пычак кадый.

Кәләшне хастаханәгә алып китәләр, хәзер аны табиблар дәвалый. Кызның хәле стабиль дип бәяләнә.

Россия Тикшерү комитетының Кырым буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, кәләшнең кызу канлы анасын тоткарлаганнар. Бу хатынга карата җинаять эше ачылган, аңа үтерергә маташу буенча гаепләү белдерелгән.

Җәнҗалдан соң, кызның анасы полициягә үзе килгән һәм барысын да сөйләп биргән. Хәзер бу хатын оныгын шактый озак күрә алмый инде. Аңа 6 дан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100