Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүгә барганда мәһәрне үзең сорап алу дөресме?

Мәһәр белән хатын үзенең ирен авызлыклый да, тышаулый да ала.

news_top_970_100
Кияүгә барганда мәһәрне үзең сорап алу дөресме?
https://pixabay.com/ru

Татарстанның беренче Баш казые Габделхак хәзрәт Саматов «Баш казый хөкемнәре» китабында әлеге сорауга түбәндәгечә җавап биргән:

«Мәһәрне кызлар үзләре сорарга хаклы. Аның чиге юк, ни-нәрсәгә риза булсалар, мәһәрне шуның белән бирергә мөмкин. Кыз үзенең матурлыгына, сафлыгына, уңганлыгына, намуслылыгына, галимәлегенә таянып, теләсә нәрсә һәм теләсә күпме сорый ала. Сораган кадәр бирмәсәләр, кыз ул егеткә бармаска да мөмкин. Бирелгән мәһәр — кызның үзенеке генә, аның шәхси милке. Акчалата бирелгән булса, ул аны саклык банкына салып куя ала, теләсә, товар алып, сәүдә оештыра. Хайван сораса, аны үрчетеп ферма булдыра ала. Ә ирнең анда бер тиененә дә хакы юк, хатыны рөхсәт итсә генә, ул малдан файдалана ала.

Менә шул мәһәр белән хатын үзенең ирен авызлыклый, тышаулый ала да инде. Аерылырга уйласалар, мәһәр хатынныкы гына, бергә тапкан мал урталай бүленә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100