Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү егете туйдан соң ун көн узгач кәләшен үтергән

Мәет фатирда яткан вакытта, җинаятьче мәрхүмә хатынның улы белән аквапаркка барган.

news_top_970_100
Кияү егете туйдан соң ун көн узгач кәләшен үтергән
https://pixabay.com/

Камчаткадагы Вилючинск шәһәрендә яшь хатынны үтергәннәр. Аны ире чыбык белән буып ташлаган. Үтерүче мәетне башта фатирында саклаган, аннары урманда яшерергә маташкан.

Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Елена Матафонова «Кам 24» сайтына җинаять турында сөйләгән.

37 яшьлек ир-ат һәм Настя исемле 27 яшьлек хатын 7 декабрьдә өйләнешә. Башлангыч мәгълүмат буенча, туйдан соң ун көн узгач — 17 декабрьдә ир белән хатын талаша. Настя иренең телефонын карый. Ирнең башка хатын белән язышкан хатларын күрә һәм хыянәт иткән дип гаепли. Ир хатынына каты итеп суга, аннары муенын чыбык белән буып үтерә.

Җинаять кылганнан соң, ул мәрхүмә хатынның җиде яшьлек улы белән очраша, аның белән аквапаркка да бара.

Мәет фатирда 21 декабрьгә кадәр ята. Аннары ир мәетне скотч белән чолгап, ике яктан чүп капчыклары кидерә. Аннары ул дустына шалтырата, ярдәм итәргә сорый. Хатынның мәетен багажникка салып, Вилюй күле янына алып чыгалар.

Өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алла Иванова сүзләренчә, күл буендагы урман полосасында ике шикле кешене очраклы узып баручы күреп ала. Җинаятьчеләр аннаны куркып, машинага утырып качып китәләр. Шаһит исә полициягә шалтырата, машина номерын хәбәр итә.

Машинаны полиция куа. Җинаятьчеләр шлагбаумнарны да бәреп китеп качалар, шуннан соң полиция хезмәткәре табель коралы куллана. Әлеге машинаны Елизово шәһәре янында гына тоткарлыйлар. Машинада бер кеше генә була. Үтерүдә шикләнелүче ир-ат качып өлгерә. Ләкин аны берничә сәгатьтән тоткарлыйлар. Хәзер ул сак астында, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100