Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү егете кәләшен шаккатырырга маташканда, туй алдыннан һәлак булган

Егет исерек килеш тәрәзәдән чыгып киткән.

news_top_970_100
Кияү егете кәләшен шаккатырырга маташканда, туй алдыннан һәлак булган
https://pixabay.com

Санкт-Петербургта яшәүче кыз туй алдыннан тол калган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Кияү егете кәләшен шаккаттырмакчы була. Табын артында утырганда шактый гына салып алгач, егет курку белмәс герой икәнен күрсәтергә карар кыла. Моның өчен ул алтынчы каттагы тәрәзәдән урам ягына чыга. Ул берничә минут кулларында асылынып торырга һәм кире керергә уйлый. Имеш, бу вакыйга кәләшне шаккатырачак.

Видео кадрларында кыз һәм аның дусты кияү егетен тәрәзәдән тартып кертергә маташа. Ләкин алар барысы да бик исерек була, кияүгә ярдәм итә алмыйлар,

Берничә минуттан кияү егетенең хәле бетә һәм егылып төшә. Шулай итеп ул кәләшен туй алдыннан тол хатын итеп калдыра. Кыз гомерлек психологик травма ала, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100