«Кияүдән егылып уңдылар»: Алмаз Мирзаянов канализациядән кое ясаган
Җырчы хатынының туган йортында ремонт эшләре алып баруы турында язган.
Алмаз Мирзаянов хатыны Зөлфирәнең туган йортында ял да итә, эшли дә. Моны дәлилләп, кое фотосы куйган. Алай гына да түгел, аны ничек ясаганын тасвирлап язган.
«Мунчаның ләүкәсен генә алыштырыйк дип тотынган идек. Ләүкә астыннан идәне бераз чери башлаган икән… Идәнен алгач, вагонка астын да болай калдырып булмый… Карале, бөтен әйберсен алгач, инде идәнен яңадан заливать итик. Хәзер аны су белән генә юдыртып төшерик әле. Ай-яй-ай, канализациясе тулды, 16 ел тулмаган әйбер нәкъ хәзер тулган, чистартыйк инде! Да, малай, алыштырдык ләүкәне! Барысын да эшләп чыктык, шөкер!» — дигән ул.
«Канализация өстен берәр нәрсә белән каплыйк дигән иде әби, минем илһам килгән чак иде, иске ләүкә һәм вагонка калдыкларыннан менә нәрсә килеп чыкты! Кызлар ялт итеп, тирәләрен матурлап куйды. Нәрсә дим, ләүкә генә алыштырылса, мондый матурлык тумаган булыр иде. Тормышта да шулай бит, бер авырлык та юкка гына килми. Нәтиҗәсе бар», — дип тәмамлаган Алмаз кызыклы постын.
«Шәп булган бу! Коесыннан су алып эчә генә күрмәсеннәр инде»;
«Эшсез калмыйсың икән болай булгач! Булган кеше бар яктан да булган инде. Зөлфирәгә бәхет елмайды»;
«Баштан картинаны карадым, аннан укыдым. Аннан дөрес укымадым бугай, мондый матур канализация булмый бит, дип тагын бер кат укыдым. Дөрес укыганмын булып чыкты. Шәп, белмәгән кеше су алырга теләр әле моннан, гомергә канализация дип уйламыйлар инде, бик матур булган»;
«Бик шәп килеп чыккан бит бу, Алмаз. Кияүдән егылып уңды болар, диләр бу очракта», — дип мактаган инстачылар Алмаз кияүне.