Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияүдәге хатыннар белән өйләнгән ирләр саны ни сәбәпле туры килми?

Рәсми рәвештә теркәлмәгән килеш яшәүче хатыннарның күбесе үзләрен кияүдә дип саный, ирләр исә үзләрен буйдак дип йөри.

news_top_970_100
Кияүдәге хатыннар белән өйләнгән ирләр саны ни сәбәпле туры килми?
Рамил Гали

Россиядә рәсми рәвештә теркәлмәгән никахны гаилә дип санаучы хатыннар саны ирләргә караганда күбрәк. Бу турыда Россиядә Халык санын алу хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Партнерларча мөнәсәбәттә яшәүче хатыннар үзләрен кияүдә дип саный, ә мондый никахта яшәүче ир-атларның күбесе үзен буйдак дип атый», — ди демографлар.

Галимнәр фикеренчә, күп илләрдә халык санын алганда шундый тенденция күзәтелә. Бу феномен «ир-атлар һәм хатын-кызлар психологиясе, бәлки логикасы төрле булудан» киләдер.

Шулай да, гражданлык никахлары саны артуга карамастан, Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә тырыша. 2010 елда узган халык санын алу мәгълүматлары буенча, гаилә корган 33 миллион парның 4,4 миллионы партнерлык мөнәсәбәтләре белән яши, бу гомуми санның 13 проценты дигән сүз.

Киләсе елга узачак Бөтенроссия халык санын алуда кешеләр гаилә статусы турындагы пункттан алты вариант сайлый ала. Бу — «теркәлгән никахта яшим», «теркәлмәгән никахта яшим», «рәсми рәвештә аерылышкан», «аерылышкан», «тол», «беркайчан да никахта тормадым, ир белән хатын булып яшәмәдем». 

Бөтенроссия халык санын алу 2020 елда булырга тиеш иде. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, бу чараның төп этабы 2021 елның апреленә күчерелде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100