Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү белән кәләш язылышкан һәм әти-әниләренең фатихасын алырга барганда һәлак булган

Чиләбе өлкәсенең Саткы районында авариядә берьюлы алты кеше үлгән.

news_top_970_100
Кияү белән кәләш язылышкан һәм әти-әниләренең фатихасын алырга барганда һәлак булган
Чиләбе буенча ЮХИДИ

13 ноябрьдә Чиләбе өлкәсендә «Урал» трассасында Златоуст шәһәре янында коточкыч авариядә алты кеше үлгән. Мәрхүмнәр арасында кияү белән кәләш тә булган. Алар 13 ноябрьдә Чиләбедә язылышкан һәм Саткыга — киленнең туган ягына, әти-әниләре янына кайтып, хәер-фатиха сорарга барган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Лада Калина» белән 26 яшьлек кияү егете — Дмитрий Козырев идарә итә, аның хатыны Софья Ковыляевага 22 яшь була. Алар белән бер машинада егетнең абыйсы белән апасы бара, аларга 39 яшь, салонда бу кешеләрнең 20 яшьлек кызы да була. Бары тик 20 яшьлек кыз гына исән кала.

«Мин хәзер ничек яшим инде. Балаларым шул көнне язылыштылар һәм минем сеңлем, аның кызы белән бергә әти-әни хәер-фатихасын алырга кайтып киләләр иде», — дип яза кияүнең анасы Наталья Козырева.

Әни кеше сүзләренчә, егет белән кыз ике ел очрашып йөри. «13 ноябрьдә өйләнештеләр. Без беренче булып — иртән үк киттек, туганымның кызын үзебез белән алып киттек. Алар язылышканда минем кече сеңлем, аның ире һәм икенче кызлары булды. Аларга Mitsubishi бәрелгән. Бер мизгел. Без балаларга хәер-фатиха бирми калдык инде», — ди ул.

Дмитрий белән Софияне 17 ноябрьдә җирлиләр.

Исән калган кыз хәзер Саткы хастаханәсендә ята. Ул авыр хәлдә, ләкин реанимациядә түгел. Кызда бик көчле шок. «Аның аяклары сынган. Аны Чиләбе өлкә хастаханәсенә вертолет белән озатачаклар», — ди Наталья.

Ул мәрхүмә туганының кызын үзенә алырга җыена. «Улымны югалттым, ике кызлы булдым. Аларга опекунлык рәсмиләштерергә җыенам», — ди ул. Натальяның кече улы да бар.

ЮХИДИ белешмәсе буенча, Mitsubishi Lancer алдагы машинаны узарга чыга, идарәсен югалта. «Лада Калина» видеорегистраторы кадрларыннан күренгәнчә, Mitsubishi Lancer шуып китә, сул ягы белән «Лада Калина»га килеп бәрелә. «Лада» юл кырыена төшеп китә һәм түбәсенә каплана.

«Lancer машинасы белән идарә итүче 36 яшьлек хатын Саткы районының Бакал шәһәрендә яши, 2015 елдан бирле машина йөртү стажы бар, кагыйдә бозган өчен җаваплылыкка тартылмаган», диелә хәбәрдә.

Авариядә бу хатын да, аның белән баручы 37 яшьлек ир-ат та һәлак була, алар бер-берсенә кем булганы әйтелми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100