news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кияү белән кәләш утырган Mercedes капланган - видео

Юл һәлакәтен узып баручы машинадан видеога төшергәннәр.

news_top
Кияү белән кәләш утырган Mercedes капланган - видео

28 сентябрьдә Ростов-на-Дону шәһәрендә туй машинасы юл һәлакәтенә очраган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Туй кортежында барган G-класслы Mercedes Оганов урамында капланган. Шәһәрдәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бу машина Kia автомобиленә бәрелгән. Шуннан соң ул тәгәрмәчләрендә басып тора алмыйча, ян кырыена ауган. Шаһитлар ауган машинаны видеога төшергән.

Mercedes машинасында барган кияү белән кәләш җитди имгәнмәгән. Алар белән бергә баручы кешеләр дә зыян күрмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар