Кияү белән кәләш туйга кәстрүлгә утырып килгән — видео
Һиндстанның төньяк районнарын су баса, йортлар җимерелә, елгалар ярларыннан ташып ага.
Һиндстанның төньягында көчле су басулар вакытында кырыклап кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше хәбәрсез югалган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Көле яңгырлар йортларны агызып алып китә, елгалар ярларыннан чыга. Кешеләрне эвакуациялиләр.
Шулай да кешеләр туйлар ясау җаен да таба. Керала штатында кияү белән кәләш туйга зур алюминий чанга утырып барырга мәҗбүр булган. Бу кәстрүлдә моңарчы ашарга пешергәннәр, диелә хәбәрдә.