Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү белән кәләш лимузин йөртүчене 100 мең сум һәм 100 доллар урлауда гаепли

Кияү белән кәләш лимузин йөртүчене 100 мең сум һәм 100 доллар урлауда гаепли

news_top_970_100
Кияү белән кәләш лимузин йөртүчене 100 мең сум һәм 100 доллар урлауда гаепли
Мәскәүдә 25 яшьлек Екатерина һәм 29 яшьлек Даниил матур туй уздыру өчен озак әзерләнә. Алар бәйрәмне югары дәрәҗәдә ясау өчен матур күлмәк ала, кунакханәдә бүлмә, Мәскәү-ситида фотосессия, ресторан һәм машина йөртүче белән лимузинга заказ бирә. Ләкин бүләккә җыелган акча салынган конвертны гына урлыйлар. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итә. 

Яшьләр машинаны түләүсез игъланнар сайты аша таба. Бу ап-ак төсле "Ягуар" автомобиле була. Машина йөртүче Игорь исемле. Кияү белән кәләш 7 сентябрь иртәсендә - туй көнендә "Ягуар" машинасына кунакханә бусагасында көтеп тора. Даниил һәм Екатерина бүләкләрне һәм реквизитларны машинаның багажнигына сала. Аннары яшьләр лимузинга утырып ЗАГСка китә.

Язылышканнан соң, Игорь 2,5 сәгать фотосессия узганын көтеп тора, аннары яшьләрне ресторанга илтә. Шуннан соң аның эше бетә, Игорь өенә кайтып китә. Бер сәгатьтән соң Игорьнең телефоны шалтырый. Кияү бик борчылып шалтырата, ул машинаны арендалаган вакыт эчендә акчалар югалуын әйтә. Кияү белән кәләшкә бүләк ителгән 100 мең сум һәм 100 доллар машинада була, кияү шуларның югалуын сөйли.

"Бар да тәртиптә иде. Йөреп кайттык. Бер сәгатьтән соң Даниил шалтыратты. Ул багажниктагы кыйммәтле әйберләр югалуын әйтте. Мин ни дияргә дә белмәдем, үземә дә шок булды. Миңа кирәкми ул, мин андый эшләр белән шөгыльләнмим. Ни сәбәпле миңа дәгъва белдергәннәрен дә аңламыйм. Даниил полициягә гариза язуын әйтте. Хокук саклаучылар урлаган кешегә акылга килеп, гаебен танырга вакыт бирде, ди. Без очрашырга сөйләштек, әлегә берни дә аңлашылмый", - дип сөйләгән Игорь "КП" сайтына.

Екатерина белән Даниилның туен бозган күңелсез хәлнең, бүләкләрнең серле югалуы сәбәпләре әлегә билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100