Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кияү балакай (Кәрим Кара)

Җир шарының берәр почмагында, җиде диңгез артында, кайчан да булса моңа тиң мәхәббәт булдымы икән? Юктыр, юктыр. Зилия Закирына изге затка табынгандай табына иде, һич ялган түгел.

news_top_970_100

Үзенең кечкенә бүлмәсенең стеналарын сөйгәненең фотолары белән шыплап тутырган иде кызыкай. Ул күлмәкчәнме, ул колакчын бүректәнме, кара күзлектәнме, иртәнме, кичме, җаның теләгәнен сайлап алырга була иде араларыннан. Йокларга ятар алдыннан әлеге рәсемнәрнең һәрберсен кат-кат үбеп ниндидер иркә сүзләр пышылдый, төннәрен уянып китсә шул рәсемнәр белән сәгатьләр буе сөйләшеп ята, галәмәт инде менә. Кемдер кызның мендәрен күтәреп караса, анда Закирның борчаланып беткән күлмәген табар иде. Шулай гына, имеш, Зилия тынычлап йоклый ала. Кешеләр белән сөйләшкәндә, теләсә нинди темага корылган әңгәмәне Закирына кайтарып тоташтыра иде ул. Мәсәлән, ахирәте:

Клубта бүген концерт. Хәния Фәрхи киләчәк дигәннәр. Барабызмы? — дип хәбәр салса, Зилиянең җавабы болайрак яңгырый:

Барыйк соң, миңа да аның җырлаганы ошый. Ә менә Закир Элвин Грей җырларын күбрәк ярата. Без аның белән гел шул җырчының җырларын тыңлый идек…

Шуннан соң китә инде, кайда тыңлаганнар да, нинди җырлар, фәлән-фәсмәтән, колакларың гына түзсен.

Гомумән, бар уйлары аның Закир тирәсендә әйләнә иде. Ике-өч ай элек Закир нәрсә дип әйткән, кәефе нинди булган, өстенә нинди кием кигән, түкми-чәчми, энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирә ала иде кызыкай.

Чынлап та, егет кызлар күзе төшәрлек иде тегеләй. Озын гәүдәле, зәңгәр күзле, ачык чырайлы, сүзгә кесәгә керми. Кайдадыр Себергә йөреп эшли иде ул. Кайда икәнен төгәл генә белсә, Зилия белгәндер. Ник дигәндә, атнасына биш хат алып барып сала иде ул почтага Закир вахтага киткәндә. Ә менә телефон буенча аралашмадылар. Анысы төгәл билгеле. Имеш, егет эшләгән урында бер төрле дә элемтә юк икән. Андый урыннар да сакланып калгандыр инде сирәкләп булса да. Җавап хатлары гына алганы булмады кызның. Хат-фәлән язып утырырга Себердә вакыт булмый икән, иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми эшлисең, кайтуга караватыңа авасың. Акча җиңел бирелми күрәсең аларга да.

Очраклы рәвештә генә танышканнар иде алар. Юл буенда бергәләп автобус көтеп торганнар шикелле. Яшьләрнең ни билгеле инде, сүз артыннан сүз чыккан, уен-көлке яңгыраган. Беренче булып Зилия көткән автобус килгән һәм егет ике дә уйлап тормыйча кызга ияреп автобуска кереп утырган.

Әнә шулай итеп Гайнетдиннең кызы егет ияртеп кайтып төште авылга бердәнбер көнне. Әлбәттә, кунакка чәй эчергәннәр, тамагын туйдырганнар, хәл-әхвәлен сорашканнар. Тегенең төн калырга да уе барлыгын белгәч, Гайнетдин абзый чыгырыннан чыккан. Хатынын аулакка чакырып алып, немедленно бу әрсез юлчыны куалап чыгарырга боерган. Хатыны Зәмзәмия дә бик риза булмаган кызының яңа танышына.

Хәер, менә монда ачыклык кертергә кирәктер. Зилия үзе бик тә тәртипле, инсафлы кыз булып үсте. Закир кызга игътибар итүче беренче егет булгандыр әле. Егет күрмәгән кыз егет күрсә нинди тамашалар башлана? Бу очракта да арага Зилия үзе килеп кысылган. Бердәнбер иркә кыз, үз сүзен сүз итәргә өйрәнгән, әти-әнинең кайсы кылларын тарткаларга икәнен яхшы белә. Елап та, үпкәләп тә, алдаштырып та, куркытып та тәки күндергән егетне калдырырга.

Беренче төнне әдәп саклап аерым йоклаганнар, аннан соң тимер магнитка тартылган төсле тартылган кыз сөйгәненә. Барыбызның башыннан үткән, яшьләргә тигез гомер теләргә кала бу очракта, башка юл юк.

Әмма Зилия белән Закирның үзенчәлекле булды шул кавышулары. Кияү егет өйгә керде булып чыга. Бернинди язылышу, рәсмиләштерү турында сүз юк. Гайнетдин абый кызара-бүртенә уртларын чәйни, югалып калган Зәмзәмия апа ике урталыкта. Менә шундый эшләр, бара-бара нишләр, дигәндәй. Авыл халкы гөж килде, адым саен яңа парның сөякләрен юдылар.

Бары Зилия белән Закир гына берни белмәделәр-сизмәделәр, үзләренчә алар бәхетле иде.

Шул килүеннән беркая да китмәде Закир, кияүләп ята бирде. Төрле фаразлар китте авыл халкы арасында. Чынлап та, искитәрлек хәл бит. Кайдандыр Себердән эштән кайтып килешли бер кыз белән танышсын да, шуңа кендеге берексен әле. Ата-анасы бармы икән моның, кайда туган туфрагы, торган җире? Югалтмаганмы икән якыннары? Шуңа охшаш сораулар булуы гадәти хәлдер бит.

Кемнәрдер кеше ышанмастай сүзләр сөйләп беттеләр. Имеш, бу егет төрмә юлыннан качып йөри икән бу якларда. Чит илнең резиденты, башта җирле халыкка яраклашырга монда тукталган. Соңыннан ил җитәкчеләренең башына җитәргә башкалага юнәләчәк. Барып чыккан алиментщик икән ул. Себердә дә эшләми. Авыл саен тукталып яшь кызларны алдый икән дә, билгеле вакыт кияүләп яткач, чыгып кача икән күрше районга. Әнә шуңа охшаш күп сүзләр булды. Кемнәрдер полициягә тотып бирергә кирәк дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар. Шулай да сүзләрдән артмады, барысы элеккечә кала бирде. Роза гөле төсле балкыган Зилия иртә таңнан ниләрдер пешерде-төшерде, кыздырды, кайнатты, тәмледән тәмле ашатты сөйгәненә. Гайнетдин абзый сыкрап булса да бер сарыгын егып суйды.

Ир кеше ваемсыз була бит. Киемнәре дә бик таушалган икән Закирның. Зәмзәмия апаның үзеннән үзе дә яшереп саклаган акчалары яктыга чыктылар. Базарга алып барып, Закирны баштанаяк өр-яңа киемнәргә төреп кайттылар. Яңа киемнәрдән тагын да чибәррәк күренә башлады булачак кияү, Зилия бөтенләй башын югалтты.

Шулай итеп ике атналап вакыт сизелми дә үтеп китте. Закирга эшкә китәргә вакыт җиткән икән. Зилия сөйгәнен районга барып озатты.

Ялыктыргыч озын көннәр башланды кыз өчен. Яратканнарыннан аерылып караганнар гына аңлыйлардыр андый кичерешләрне. Гәүдәгә суырылып китте ул, күз төпләренә кара ятты. Ходай безгә күрсәтмәсен андый сөю-яратуларны дип теләргә генә бар күңелеңне салып. Әйткәнмчә, һәр көн табак-табак хатлар язды сөйгәненә. Гел эштән бушамаган Закир вакыт таптымы икән андый озын хатларны укып матавыкланырга, дип шикләнеп тә куям мин шәхсән үзем.

Вакыт туктап тормый. Көткәннәргә шатлыклы очрашулар бүләк итә тормыш. Ниһаять, Закир вахтасын тәмамлап кайтып төште, Зилиянең бәхет канатлары үсеп чыкты. Тагын татлы көннәр-төннәр башланды алар өчен.

Ике-өч тапкыр шулай кайтып урады Закир. Әмма Гайнетдин абзыйның да, туганнарының да сабырлыклары төкәнде. Бу нәрсә була инде? Зилияне кияүдә дисәң - язылышмаганнар, кыз дисәң - иртән егет куенында уяна. Бер-бер ныклы карарга килергә кирәк иде озакка сузмый гына.

Зилиянең каты куллы Фәрит исемле туганнан туган абыйсы бар иде. Шул изге адәм кичке якта бер стаканны салып куйган да Закирны аулакка чакырып чыгарган.

Син нәрсәләр кыланасың, егет? Зилия минем яраткан сеңлекәшем. Кирәк булса аңлатам мин сиңа ничек була кияү белән кәләш арасы… - дип тегене почмакка кысырыклаган.

Шул көнне үк Закир алдагы планнары белән уртаклашты. Бу кайтуында ул Зилия белән никах укытырга ният иткән икән. Себердә аның эшләре хутта, имеш, ипотекага фатир алырга документлары тупланган. Зилияне үзе белән Себергә алып китәчәк! Анда эш хаклары да югары, фатир да кулга керергә тора…

Бу шатлыклы хәбәр барысын аякка бастырды. Бермә-бер дәрәҗәсе артты кияү буласы кешенең. Тиз-тиләмән никах туена әзерләнергә алындылар. Яшник-яшник ризыклар ташылды, тагын абзардагы сарык башын киметте Гайнетдин абзый. Авылдашлары каршында йөзләре яктырды аларның. Никах булгач, ышанычлы инде ул.

Күңелле мәшәкатьләр узгач, тагын бер нәрсә ачыкланды: ипотекага беренче взносны түләргә кияүгә өч йөз мең акча кирәк икән. Өч йөз мең! Авыл халкы мондый куркыныч саннарны кычкырып әйтергә дә шикләнә. Әмма бердәнбер яраткан кызың өчен ниләр эшләмәссең? Кредитлар алып, таныш-белешләргә бурычларга батып, кирәкле сумманы кияүнең саклык кенәгәсенә күчерделәр. Инде бездән эш төште, дип иркен сулап куйдылар Гайнетдин абзый белән Зәмзәмия апа. Яшьләрнең икесенә ике чемодан тоттырып, күрше машинасын яллап, вокзалга кадәр илтеп куйдылар. Поезд кичкә буласы икән, анысын ук көтеп тормадылар инде.

Калган өлеше Зилия сүзләреннән. Закир сөйгәнен бер тыныч кына урын табып урнаштырган, тирәләп чемоданнарын тезгән. Аннан соң:

Син әйберләрне саклап утырып тор, мин билет алып киләм, - дип кассаларга таба юл тоткан.

Сәгать үткән - юк сөйгәне, ике сәгать... Зилия, әлбәттә, борчыла башлаган: усал кешеләр тап булганнармы юлында сөйгәненең? Әллә ашыгып йөреп юл һәлакәтенә тарыдымы? Кузгалып китәр иде, әйберләрен ничек калдырсын? Мышык-мышык елый башлаган кыз. Үтеп-сүтеп йөргән хокук сакчысы игътибар иткән моңа. Ни булды, кем гаепле? Яхшы кеше туры килгән. Башта кызга әйберләрен саклау камерасына урнаштырырга булышкан, соңыннан икәүләп бар вокзалны иңләп-буйлап Закирны эзләгәннәр.

Суга төшкәндәй юкка чыккан кияү. Алай да иртәнгә кадәр нидер өмет итеп көткән Зилия. Иртән Гайнетдин абзый әлеге күршесенең машинасына гозерләнеп кызын төяп алып кайтты.

Бер-ике вахта вакыты үткәнче Зилия өзелеп көтте әле Закирын. Әмма егет шул китүеннән кайтмады. Ни булганын кем белгән? Әнә шулай күңелсез дә тәмамлана кайчак сөю тарихлары…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100