news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кивилы-бананлы торт

Питрәч районы Ленино-Кокушкинода яшәүче Ләйлә Гайфуллинадан кивилы-бананлы торт рецептын тәкъдим итәбез. Тортны пешерергә кирәкми, шуңа бик тиз һәм җайлы ясала.

news_top
Кивилы-бананлы торт
Торт өчен: 500 г каймак, 300 г "балык" печеньесы, 3-4 банан, 180 г шикәр комы, бизәү өчен - 3 киви. Каймак белән шикәр комын болгатырга, печенье өстенә салырга, янә болгатырга, бананны шакмаклап турап салырга.

Тирән эчле савытка пакет куярга, савыт төбенә һәм кырыйларына киви тезәргә, өстенә җайлап кына печенье катнашмасын салырга, тигезләргә һәм суыткычта төнгә калдырырга. Иртән тәлинкәгә астын өскә әйләндереп төшерергә һәм кисәргә.

Йомшак һәм тәмле торт белән чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар