Кивидан коктейль
Бүген укучыларыбызга кивидан коктейль ясау рецептын тәкъдим итәбез. Бик гади һәм җиңел ясала.
Кивиларны чистартырга һәм блендерга салырга. Аннары алма согы кушарга, шикәр пудрасы һәм корица сибәргә. Бер төрле масса барлыкка килгәнче тугларга.
Киви согы яки коктейле организмда җыелган майларны тарата, кан тамырларын чистарта, нерв системасын тынычландыра, ашкайнату процессын яхшырта һәм күп кенә витаминнарга һәм файдалы минералларга бай, ябыктырырга да сәләтле.