Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киви пирогы рецепты

Эчлек өчен киви кайнатмасы кирәк.

news_top_970_100
Киви пирогы рецепты
https://www.instagram.com/zulfiia_idrisova/

Казанда яшәүче бишенче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисовадан киви пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 0,5 литр сөт, 0,8-1 кг он, 200 грамм атланмай, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 50 грамм «Люкс» чүпрәсе.

Бу камыр 4-5 пирогка җитә.

Эчлек өчен: 500 грамм киви, 300 грамм шикәр комы, 100 мл су

Камырны әзерләргә һәм 20-30 минут ял иттерергә.

Кивины турарга, блендер белән вакларга, шикәр комы, су салырга. Катнашманы кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта 10-20 минут тотарга. Болгатырга һәм күбеген алырга онытмагыз.

2 аш кашыгы лимон согы салырга һәм тагын биш минут кайнатырга.

Пирог ясарга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкага 25-35 минутка куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100