«Кире кайтмавың да ихтимал»: Татарстаннан мобилизацияләнгән саперлар тормышы
Миналар – махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен иң күңелсез сюрпризларның берсе. Үлемгә китерүче йөзләгән тозак, зур мина кырлары, адым саен куркыныч: алгы сызыктагы саперларның көннәре ничек уза? Бу хакта «Татар-информ»дагы эксклюзив материалда.
Россия Кораллы Көчләре саперлары юлларны миналардан аралау буенча эшли. Татар-информ» хәбәрчесе Равил Мукменов, махсус операция зонасына барып, саперларның ничек эшләве турында эксклюзив репортаж әзерләде.
«Менә бу әйбер аякны тездән өзә ала...»
«Шулай итеп, төркем объектка чыга. Куркынычсызлык техникасын үтибез. Берәм-берәм хәрәкәт итәбез, бер-беребез арасындагы араны саклыйбыз», – дип кисәтә хәрби.
«Утырдыгызмы? Кая барабыз?» – дип сорый шофер.
«Элеккеге позицияләргә барыйк», – дип җавап бирә хәрби.
– Юлда ниндидер казылган әйберләр, ташлар, башка әйберләр булырга мөмкин, боларга кагылмаска киңәш ителә. Күп әйберләрне юлда, хәтта пычракка да яшерәләр, – дип аңлата барганда РФ Кораллы Көчләре хәрби хезмәткәре.
Аннары бер юлны күрсәтә:
– Бу – яшерен, махсус юлларны урап узу юллары. Менә шунда җәяүлеләргә каршы мина тапканнар. Ул бәлки «сюрприз» беләндер. Бәлки, астына икенче мина салынгандыр, шулай да булырга мөмкин. Бу минаны алганда, астагысы шартлый.
Ул «мәче» дип аталган җайланма күрсәтә. Бу – минаны оясыннан тартып чыгару өчен кулланыла торган, мәче тырнакларына охшаган җайланма.
«Күп кенә очраклар булды – «сюрприз»лар ерткычларча кулланыла. Куркынычсызлык өчен, без янәшәдә кечкенә элмәк ясыйбыз, имин ераклыкка китәбез. Берникадәр вакыт көтәбез», – дип инструкция бирә хәрби.
«Мәче» белән минаны эләктерә – аңа бау бәяләнгән. Еракка, куркынычсыз урынга бара һәм бау белән минаны оясыннан чыгарып күрсәтә. Беркадәр вакыт көтә. Шартлау ишетелми – димәк, мина «сюрпризсыз».
Хәрби минаны күрсәтеп аңлатты. «Бу – ПМН-2 дип аталган мина. Монда сюрприз юк. Моны юкка чыгарабыз», – дип сөйли хәрби.
Әлеге минаны зарарсызландырып яисә икенче урынга күчереп булмый, бары утильләштерергә, дип сөйли ул.
«Менә бу мина аякны тездән өзә ала. Һәм күзсез дә калдыра. Сапер фантазиясе», – дип өстәде «Удав» кушаматлы хәрби.
«Мондагылар – монда булырга тиеш кешеләр»
Алгы сызыкта безнең хәбәрчебез тагын 2 хәрбидән интервью алды, аларның берсе, үзен таныштырып, «позывноен» әтисе хөрмәтенә алуын аңлатты.
«Әтинең кушаматы шундый иде, ошады», – дип сөйли «Партизан».
Ул тыныч тормышта сәүдә вәкиле булуын, ә аңа кадәр төрле рестораннарда бармен булып эшләвен әйтте.
«Чөнки булдыра алам, чөнки куркып калмадым. Нәрсәдер уйлап табарга, качарга була иде. Мондагылар – монда булырга тиеш кешеләр», – дип өстәде Партизан.
«Медведь» кушаматлы хәрби исә телерадиомеханик булган. Махсус операциягә кадәр электрик булып эшләгән.
«Медведь» кушаматын миңа хезмәттәшләрем бирде. Ни өчен икәнен белмим, көрәшергә яратуым өчендер, мөгаен. Минем хәрби билетымда кызыл төстәге бит бар. Мобилизация очрагында анда: «Өч көн эчендә хәрби җыеннарга килергә» дип язылган. Мин килгәч, син кирәк, диделәр, һәм мин киттем. Туган ил куркыныч астында, мин булмасам, кем коткарачак?» – дип сөйли хәрби.
«Куркыныч. Һәрвакыт борчыласың»
Саперлар кечкенә генә чокыр казып, бөтен табылган миналарны шунда урнаштыралар.
«Фугас тәэсире аска китәчәк, ә шартлау өскә күтәреләчәк», – дип сөйли хәрби.
«Бездә шартламаган заряд бар. Ул кулдан ясалган. ВСУ аның корпусын 3D-принтерда бастыра, эченә шартлаткыч куялар һәм дроннардан ыргыталар. Менә монысы шартламый калган, димәк, кемгәдер бәхет елмайган», – дип сөйли ул.
Чокырга пластид куялар, чыбыкларны тоташтыралар һәм имин ераклыкка китәбез. Ким дигәндә 100 метр ераклыкка. Миналарны шартлатачаклар. Димәк, кемдер аларга басмаячак һәм исән калачак.
«Партизан» үзе өчен иң куркыныч мизгелләр турында сөйли.
«Минем өчен иң авыры – алга барыгыз дип кемгәдер боерык бирү. Үзем бара алам, ә егетләргә әйтүе авыр... Барырга һәм кире кайтмаска мөмкинсең...» – ди «Партизан».
«Саперлар – куркусыз кешеләр. Сапер бара һәм үз эшен башкара: миналарны зарарсызландыра, миналарны куя. Мораль яктан авыр, әлбәттә... Әйе, куркыныч та», – дип өсти.
«Саперның эше – күзләр һәм куллар»
Әмирхан исемле сапер безнең хәбәрчебезгә хәрбиләрнең миналарны шартлатуын тәфсилләп сөйләп күрсәтте.
«Хәзер без имин урынга чыгабыз. Мина фугаслы, шартлау дулкынының тәэсире бик көчле. Аскарак яшеренәбез. Киңәш шул: хәзер мөмкин кадәр аскарак төшәбез, шартлау булганда авызыбызны ачабыз, колакларыбызны ябабыз», – дип кисәтте ул.
«Шартлаудан соң шунда ук качкан урыннан чыгарга ярамый» дип кисәтә хәрби. Бу вакытта агач, таш яки төрле кисәкчекләр очып килергә мөмкин.
Шартлау тавышы яңгырый.
«Егетләр эшне шәп башкарды», – дип бәяли «Әмирхан».
«Бирем буенча чыкканда, көн саен курку турында уйлыйсың. Әгәр дә куркудан туктыйсың икән, син яшәүдән туктыйсың. Әгәр дә син курыкмыйсың икән, кире кайтмаска мөмкинсең. Һәрвакыт үзеңне әзерләргә кирәк, шул чакта төгәлрәк, игътибарлырак булачаксың. Саперның эше беренче чиратта – ул күзләр һәм куллар, хәтта приборлар да түгел. Күзләр, куллар, баш эшли», – дип уртаклашты хәрби.
Ул алгы сызыкта моңа кадәр күрелмәгән проблема белән очрашуын сөйләде. Миналы участоклар буйлап еш кына төрле җәнлекләр дә йөри, алар үзләре дә шартлый һәм хәрбине дә шартлатырга мөмкин икән.
«Партизан» хезмәттәшләрен хәтта ял вакытында да ялгызларын калдырмавын әйтте. «Уйларым белән мин һәрвакыт алгы сызыкта», ди ул.
«Ялга киткәндә дә үзеңне монда дип хис итәсең. Без һәрвакыт шалтыратышабыз, аралашабыз, һәм шулай ук кире кайтабыз. Әлбәттә, өйгә кайтырга телим, әмма барыбыз бергә өйләребезгә кайтуыбызны телим», – ди ул.
Бу вакыйгалар кайчан бетәчәк дигән сорауга да җаваплары бар аларның.
«Тиздән барысы да бетәчәк, язларга, дип уйлыйм. Чөнки мондый сугышлар 2 ел бара. Февраль аенда инде 2 ел булачак», – дип өметләнә «Медведь».