news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Киттең...» – Дилә Нигъмәтуллинаның якын кешесе вафат

news_top
«Киттең...» – Дилә Нигъмәтуллинаның якын кешесе вафат
"Татар-информ" архивы

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның якын дусты вафат булган. Эльвира яман шеш белән көрәшкән. 

«Киттең… Эльвира – минем беренче косметологым. Без аның белән бик якын, җылы мөнәсәбәтләрдә идек. Ел ярым элек мин аның яман шеш белән авыруын белдем. Бу турыда беркемгә дә сөйләмәдем. Без аның белән даими аралашып тордык, аңа терәк булырга тырыштым. Алексеевскига янына да барып йөрдем. (Эльвираны әнисе карады). Кызганыч, ул кичә бу якты дөньяны ташлап китте… Бу кайгыга битараф калмаган, иптәш кызыма акчалата ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм. Ул үзе дә искиткеч игелекле, киң күңелле, акыллы кеше иде», – дип язган җырчы социаль челтәрләрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар