news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Китте үкенечле сагыш калдырып...» - Резидә Шәрәфиеваның вафатына тиздән бер ел була

news_top

Тиздән Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның арабыздан китүенә 1 ел була. Аның концертларының режиссеры, дусты Раил Рамазанов җырчының сәхифәсен әле дә алып бара. Ул анда Резидә Шәрәфиеваны искә ала һәм Альбина Бәшированың җырчыга багышланган шигыре белән уртаклаша.

«Берничә көннән синең киткәнеңә бер ел була... Вакыт узса да, күңел бер дә ышанмый.... Син бит берәү генә, кабатланмас идең... Идең дип бер дә әйтәсем килми. Нинди генә проектларда катнашсаң да, син гел аерылып, үзеңә тамашачыңны тартып тордың. Синең бер чынга ашарга өлгермәгән хыялыңны тормышка ашырырмын, Аллаһ боерса.

Резидә апаны искә алу кичәсенә әзерләгәндә, чакыру билетына шигырь яздыртасым килде. Шагыйрә Альбина Бәшировага шалтыратып, үземнең сүзләремне җиткердем. Бик матур шигырь туды. Аны сезгә дә тәкъдим итәсем килә.

Гүзәллеккә бер мәдхия булып,

Тиңдәш булып якты йолдызга,

Бер моң булып килде ул дөньяга.

Озакка түгел ләкин, бик азга…

Ашыгып-ашыгып нурын сипте җиргә,

Каткан бәгырьләрне эретте,

Сокландырды, тәмам гашыйк итте,

Чынлап яратырга өйрәтте.

«Өметләрне өзми», «Ачуланмый»,

«Бер тутырып», сөеп карады!

«Туган йортның бусагасын» узып,

«Тәгәрәпләр китте йомгагы...»

Һәм... Үзе китте.

Гашыйк күңелләрдә

Үкенечле сагыш калдырып.

Үксеп елый-елый сагынырлык,

Якты кеше, изге җан булып!

Бер күңелдә күпме моң иде лә,

Бер йөрәккә сыйган күпме наз!

Башка беркем мондый булмас инде,

Башка беркем болай җырламас...

Моңсар бер кыл кинәт өзелде…»

«Тавышыннан каз тәннәре чыга. Арабыздан шундый талантлы кешеләрнең китеп баруы бик кызганыч», «Резидә музыканы шул дәрәҗәдә тоемлый иде… Аның җырларын башкалар җырлаганны бөтенләй тыңлый алмыйм», «Яраттым мин аны», «Бу шигырь нәкъ аның турында. Кабатланмас, зәвыклы, изге күңелле, матур Резидәбез турында», – дип язалар аны сагынучы тамашачылары да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар