news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Китмә!» – Фирдүс Тямаев юл фаҗигасендә гомере өзелгән Диана истәлегенә җыр башкарган

news_top
«Китмә!» – Фирдүс Тямаев юл фаҗигасендә гомере өзелгән Диана истәлегенә җыр башкарган
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев үз концертларының берсендә «Китмә» дигән җырын юл фаҗигасендә үлгән блогер, 3 бала әнисе Диана истәлегенә башкарган.

«Әнвәр Нургалиевның апасының кызы Диана юл һәлакәтендә вафат булды. 3 бала ятим калды. Мәрхүмәнең якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашам. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юлларда сак булыгыз!» – диде җырчы сәхнәдән.

Җырны башкарып бетергәч, аңа «Ваша Арбуллина» сәхифәсен алып баручы блогер бер кәрзин роза гөле чыгарды.

«Бу – блогер Арбуллина. Елап беткән. Кил монда, кочаклыйм», – диде җырчы.

Фирдүс Тямаев үзенең «Китмә» җырын 1 ел элек фаҗигале һәлак булган Лилия Гафуровага багышлап җырлаган иде. Әлеге үтенечне җырчыга Лилиянең бертуган апасы, танылган блогер Гүзәл Хөснетдинова җиткергән иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар