Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Китереп типсә, булыр!": Танылган татар артистыннан сыер да чәчәк алмый - видео

Җырчы инстаграмга куйган видеосы янына "Машка янына свиданиега килдем" дип язып куйган.

news_top_970_100
"Китереп типсә, булыр!": Танылган татар артистыннан сыер да чәчәк алмый - видео
Фирдүс Тямаев инстачыларга кызыклы видеолар күрсәтеп, күңелләрен күтәреп тора. Җырчы сәхнәдә генә түгел, көндәлек тормышта да тамашачылар өчен хезмәт итә, мөгаен.

Чираттагы видеода Фирдүс урамда йөри торган сыерга "бәйләнеп" маташа. "Машка янына свиданиега килдем" дип атаган ул бу кадрларны.

Чирәмдә утлап йөргән кара сыерга Фирдүс чәчәк бирмәкче була. Сыер телендә сөйләшкәләп ала. "Му! Му!" дип мөгрәп куя. Үзе исә кырыйда яткан икенче хайван турында да искә ала. "Мужигы ята", дип шүрләп тә куя.

Сыер исә Фирдүснең чәчәген алмый. Алай да, болай да якын килеп караган җырчыдан качу ягын карый. 

"Машка, так нельзя. Мин синең янга свиданиега килдем. Ташлама инде мине, Машка", дип Фирдүс Тямаев сыер артыннан йөри.

Инстачылар кырыйда яткан икенче хайван турында "Мишка торса, иманыңны бирер", диләр.

"Китереп типсә, Машка булыр аннары", дип Фирдүстән көләләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100