Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Китек бәхет (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Искәндәр үзенең әтисен яратмады һәм бу хисне берничек тә җиңә алмады. Дөресрәге, кечкенә вакытында ул әтисен өзелеп яратты, әмма, үсә-үсә, әтисенең холкындагы каршылыкларны, авырлыкларны күрде һәм моның белән килешү аңа авыр булды. Яшүсмер вакытында бу яратмау хисе бөтенләй нәфрәткә, ә соңыннан күралмауга әверелде. Моның сәбәбе әтисенең үз-үзен тотышы һәм гаиләдәге башка кешеләргә мөнәсәбәте иде.

Искәндәр дәрес әзерләгәндә ярдәм сорап килсә:

«Шулкадәр аңгырамы соң син, дәресләреңне дә үзең эшли алмыйсың?» – дип әйтергә дә оялып тормый иде әтисе.

14 яшенә яңа телефон сорагач та, якты чырай күрмәде Искәндәр.

«Мин банкомат түгел һәм артык акчам да юк. Кирәк булса, бар, әнә үзең эшлә», – дип «котлады» әтисе.

Балачагында Искәндәр мондый низаглардан соң елый, борчыла һәм үз эченә йомыла иде. Ул беркайчан беркемгә зарланмады, гаиләсендәге мондый хәлләр турында бер генә кешегә дә белгертмәде, чөнки моны хурлык дип санады. Әмма әтисенең әнисенә булган мөнәсәбәте Искәндәрнең ачуын нык чыгара иде.

«Нормальный аш пешереп булмыймыни соң ул? Мондый калдык-постык ашарга мин дуңгыз түгел!» – дип өстәл төя.

Бу хәлдә Искәндәр ике әйберне аңламады: ни өчен әтисе үзен шулай тота, һәм нигә әнисе үзенә карата шундый мөнәсәбәтне рөхсәт итә һәм түзеп тора? Искәндәр тизрәк үсеп, аякка басып, әнисен бу йорттан алып китәргә һәм башка беркайчан да әтисе белән аралашмаска хыялланды. Бер кан булсалар да, әтисенә карата үпкә-рәнҗү, ачудан башка берни тоймады Искәндәр.

«Әни, әйдә әтидән китәбез! – диде Искәндәр яшүсмер чагында. – Мин укырмын да, эшләрмен дә, әмма безне башка беркем дә рәнҗетмәячәк, ашаган ризыкны, тоткан акчаны санап җанга тимәячәк!»

«Барыр җиребез юк шул, улым. Башка өебез юк, ә синең урамда яшәвеңне теләмәм. Минем туганнарым да юк бит, кирәк булса ярдәм дә сорый алмаячакбыз», – диде вакытыннан алда картайган Нәсимә.

Искәндәр әнисенә болай да авыр икәнен бик яхшы аңлый, күрә, шуңа да үзенең вак-төяк мәшәкатьләре яки тәртибе белән артык борчымаска тырышты. Әтисе Искәндәрнең күз алдына әнисенә кул күтәргәч, малайның өмете бөтенләй өзелде. Күлмәкләрен әйбәт үтүкләмәгән өчен, ире Нәсимәнең яңагына бар көченә китереп сукты. Бу күренеш күп еллар дәвамында Искәндәрне төшләренә кереп бимазалады. Менә дөрестән дә ярдәм сорар кешеләре булмады аларның, шуңа күрә газапланып бергә яшәүне дәвам иттеләр.

Мәктәпне укып бетерүгә үк Искәндәр институтка укырга керде һәм тулай торакта яши башлады, чөнки өйләреннән уку йортына барырга бик ерак иде. Алар шәһәр читендәге бистәдә яшәде, ә уку йорты шәһәр үзәгендә. Шәһәр чите булса да, көн саен барып-кайту ярты көнне ала. Шуңа да Искәндә тулай торакка урнашты. Ул бары тик әнисенең тынычлыгы өчен генә борчылды, әмма, еллар уза-уза, әтисенең гайрәте бераз басылды һәм баштагы ярсулыгы әзме-күпме сүрелде. Искәндәр туган йортына гел шалтыратты, гел кайтып йөрде, әмма «туган нигез җылысы» дигән төшенчә аның өчен беркайчан да таныш булмады.

«Әни янына барам, дүшәмбе күрешербез», – диде ул дусларына.

«Син нигә гел әни дип кенә әйтәсең, әти-әни дип сөйләшмисең?» – дип аптырый иде нормаль гаиләдә үскән яшьтәшләре.

«Шулай өйрәнелгән инде, игътибар итмәгез», – дип кенә әйтә иде, чөнки шәхси тормышы турында белдерәсе килмәде Искәндәрнең.

Институтны укып бетерүгә үк Искәндәргә ярыйсы гына яхшы компаниядә эш тәкъдим иттеләр. Ул якын арада акча туплап фатир ялларга һәм әнисен дә үзе янына алып килергә теләде. Әмма аның бу ниятләренә тормышка ашарга язмаган иде. Чыгарылыш кичәсеннән соң озак та үтмәде, әнисе вафат булды. Искәндәргә бу хакта хастаханәдән шалтыратып әйттеләр.

«Инфаркт, без берни дә эшли алмадык. Барысы да бик тиз булды шул...» – диде яшь табиб, берни дә яшереп тормыйча.

«Инфаркт нәрсә аркасында килеп чыккан? Әйтегез, яшереп тормагыз, миңа барыбер моннан да авыр була алмый инде хәзер», – диде Искәндәр.

«Аның сәбәпләре күп була ала. Гел борчылып яшәүдән дә, стресстан да яки пациентның эмоциональ халәтеннән дә...» – диде табиб.

«Әнинең үлемендә син гаепле!» – диде Искәндәр әтисенә, нәфрәт белән. – Гомер буе үз рәхәтеңә яшәдең, ә әнинең җанын ашадың! Син үгез кебек, ә әни кабердә ята!»

«Анаң мәмкә булганга мин гаепле түгел. Син дә нәкъ шул: шундый ук җебек, мәмкә, шуңа синнән берни дә, беркем дә барып чыкмаячак», – диде әтисе.

«Синең кебек кабәхәт булганчы, мәмкә булуың мең тапкыр артык!» – диде Искәндәр.

Ул туган йортын тизрәк калдырып китәргә ашыкты. Бөтен үпкә-рәнҗүләре, газаплары өчен әтисенә сугып җибәрүдән курыкты ул.

Соңыннан 10 ел дәвамында Искәндәр каһәрләнгән кебек, алны-ялны белми эшләде, тизрәк мөстәкыйльлеккә һәм бәйсезлеккә ирешәсе килде аның. Шушы вакыт эчендә туган йортына бер тапкыр да кайтмады, әтисен күрмәде, ләкин 2-3 айга бер булса да, зиратка әнисе каберенә барырга тырышты. Хәзер аны бер бүлмәле, артык зур булмаган үз фатиры, яраткан эше һәм хатыны Аниясе бар. Хатыны Искәндәрнең үткән тормышыннан артык хәбәрдар булмады.

Искәндәрнең хатыныннан серләре булмады, әмма әтисе белән мөнәсәбәтләрдәге авыр вакытларны, каршылыкларны бик ачылып сөйлисе килмәде. Әтисе белән танышу турында сүз чыккан саен, Искәндәр бу мизгелне кичектерү өчен мең сәбәп тапты.

«Әти безнең тормышта юк. Мин аны беркайчан да үз балаларыма якын җибәрмәячәкмен һәм бу турыда сөйләшергә сәбәп юк дип саныйм. Иреңне дөм ятим дип сана, кадерлем, хәер, бу чыннан да шулай инде», – дип чын дөресен әйтте Искәндәр.

Башта Ания иренең әтисенә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышып карады, әмма соңыннан, үз тырышлыклары белән сөйгәненә авырлык китермәс өчен, кысылмаска булды. Алар үткәннәр турында уйламады, ә бәхетле киләчәк турында хыялланып, үз тормышларын төзеде. Уллары Самат тугач мәшәкатьләре артты, әти-әнисе бөтен ярату-назын, буш вакытларын аңа багышлады.

Берсендә Искәндәр туып-үскән бистәсенә зиратка әнисен каберенә барды. Кайтырга автобус тукталышына чыгып баскач, әтисе белән очрашты.

«Кереп чыксаң да ярар иде, карт атаңның хәлен дә белмисең. Рәхмәтсез тәре. Аннан мирас дип килеп җитәрсең әле», – диде ата, улына ачулы карап.

«Миңа синнән бернәрсә дә кирәкми. Рәхәтләнеп яшә, курыкма», – диде Искәндәр бу авыр сөйләшүне туктатырга теләп.

«Барыбер шул җебек булып калгансың икән. Бәләкәй чагыңда ук синдә үз чалымнарымны, үз холкымны күрергә теләгән идем, барып чыкмады. Әниеңә охшагансың инде, бәлки әле ул сине башка ирдән тапкандыр, хәзер белеп тә булмый инде», – дип кычкырып калды улы артыннан.

Аерым торган елларда, Искәндәргә әтисе аның тормышында бөтенләй булмаган кебек тоелды, элекке хатирәләр дә бераз булса да онытыла барды. Әмма шушы очраклы күрешүдән соң, Искәндәрдә кабат нәфрәт һәм ачу кайнады. Ул әтисенең үзенә булган начар мөнәсәбәтен аңлый алмады һәм әтисен берничек аклый да алмады.

Искәндәр әтисе белән очрашудан төрлечә качты. Ул хәтта үткәннәрдәге күңелсез минутларны уйламаска тырышты, бөтен игътибарын хәзерге тормышына бирде. Аңа гаиләсен кайгыртырга кирәк, эше дә бар, кызы да туды бит, шуңа фатирын да зурракка алмаштырырга кирәк. Искәндәрнең бәхете тулы кебек күренсә дә, шулай да бәхетенең бер чите китек шул. Әнисенең бер рәхәт тә күрмичә яшәве, оныкларын да күрә алмый вакытсыз гүр иясе булуы үзәген өзә аның.

Берсендә чираттагы мәртәбә туган бистәсенә зиратка кайткач, Искәндәр очраклы гына элекке күршесен очратты. Бу апа, әдәп тә саклап тормыйча, шундук Искәндәргә сораулар яудыра башлады.

«Әтиең янына кереп чыгар идең, ичмасам. Мин сезнең арада нәрсә булганын белмим анысы, ләкин бөтенләй кайтмыйсың бит. Атаң белән бәхилләшергә дә өлгермәвең бар...» – диде, гаепләп, күрше апа.

«Нишләп?» – диде Искәндәр, берни аңламыйча.

«Җүнле бала булсаң, әтиеңнең 1 ай элек инсульт булып бүлнискә эләккәнен белер идең. Хәзер чыгардылар инде аны, без карап торабыз, аны-моны эшләргә булышабыз. Бигрәк жәл инде, картлык көнендә шулай баласына да кирәксез булып ятуы... Ул бит сине үстергән, кеше иткән, рәхмәтең шушымы?» – диде күршесе.

Искәндәрнең бу эч пошыргыч хатын яныннан да, бу җирдән дә тизрәк китеп барасы килде. Каядыр китеп була ул, әмма үз-үзеңнән качып булмый, болай итеп кенә проблемаларны да хәл итеп булмый шул. Бөтен көчен бер учка җыеп, әнисе үлгәннән бирле аяк та басмаган туган йортына килде Искәндәр. Әтисе ишегалдында инвалид коляскасында гәзит укып утыра иде.

«Нәрсә килеп җиттең? Өйне алып булмас микән, дип килдеңме? Кукиш сиңа, малай актыгы. Лутчы өй җимерелеп төшсен, тик сиңа мәңге калдырмыйм мин аны!» – дип чәпчеде әтисе.

«Өстәп бирсәң дә алырга җыенмыйм, тынычлана аласың. Күрше апа сине чирли дигән иде, шуңа хәлеңне белергә килдем», – диде Искәндәр.

«Җүнле бала булсаң, миңа нәрсә кирәген белер идең. Чирле кешегә игътибар, кайгырту кирәк. Ну синең кебек эгоистлар моны каян белсен соң инде», – диде әтисе ачуы чыгып.

«Мине эгоизмда тамчы да гаепли алмыйсың. Әмма миннән кайгырту, тәрбия көтмә дә... Ярдәм кирәк булса, менә – телефон номерым, шалтыратырсың. Кирәгем булмаса – бигайбә, теләсәң нәрсә эшлә, миңа барыбер», – диде Искәндәр.

Искәндәр алдашмый иде, аңа чыннан да әтисенең нинди хәлдә булуы барыбер. Ул ярдәмне дә бары тик әдәп саклап кына тәкъдим итте. Әмма тормышындагы иң якын, газиз кеше булырга тиешле адәмгә карата үзен бер генә тамчы да бурычлы дип тоймады, аны жәлләмәде, хәленә кермәде.

Әтисе белән шушы күрешүдән соң 1-2 ай узгач, теге күрше апа шалтыратты Искәндәргә. Номерын әтисендә тапкан икән.

«Әтиеңә тагын инсульт булды, бүлнистә ята. Оятың булса, килеп, хәлен белешеп кит...» – дип акыл сатты.

«Хәбәр иткәнегез өчен рәхмәт, ә минем оятымда эшегез булмасын, яме», – диде ул һәм трубканы куйды.

Соңыннан кабат горурлыгын ераккарак яшерергә, авыр вакытларны искә төшермәскә тырышты һәм хастаханәгә әтисенең хәлен белергә китте.

«Табиб белән сөйләштем. Ул сиңа тынычлык кирәк диде», – диде Искәндәр хәлсезләнеп, сулып калган әтисенә.

«Мине матур фатирыңа алып китәм һәм соңгы көннәремә кадәр янымнан да китми тәрбиялим дип кенә әйтә күрмә, яме», – дип көлемсерәде әтисе.

Аның холкын хәтта еллар да, авыруы да йомшартмаган иде.

«Алып китмим һәм сине саклап утырырга да җыенмыйм, – дип чын дөресен әйтте Искәндәр. – Сиңа караучы яллармын, дарулар сатып алырмын, аннан күз күрер».

«Нәрсә карарга җыенганыңны беләм инде. Караучың мине химия белән агулаячак инде, өй тизрәк синеке булсын өчен... Юк инде, миңа синнән бернәрсә дә кирәкми, олак моннан», – дип тузынырга итте хәлсез әтисе.

Искәндәр әтисенең бу сүзләреннән гарьләнде, ләкин ул аның кәефе үзгәрер дип артык өметләнмәгән иде бит. Әмма икенче көнне Искәндәрне палатага кертмәделәр, чөнки әтисе табиблардан аны кертмәүләрен таләп иткән иде. Хәзер Искәндәр әтисенең хәлен телефоннан гына шалтыратып белешә, әмма ул моны якыны өчен ихлас борчылып, кайгырып түгел, ә җаваплылык хисе тойган өчен генә эшләде. Шулай 1-2 атна дәвам итте, ә соңыннан доктор аңа әтисенең вафат булуын әйтте.

«Гафу итегез, берни эшли алмадык. Яше дә бар, 3 тапкыр булган приступ һәм башка авырулары да үз эшен эшләде. Кайгыгызны уртаклашам...» – диде табиб.

Искәндәр әтисен җирләүне оештырды. Монысын да әдәп саклап, җаваплылык тоеп кына, ни дисәң дә әтисе һәм үлгән кешене җир өстендә дә калдырып булмый, чүплеккә дә чыгарып атып булмый. Искәндәр әтисенең үлеменә борчылмады, хәсрәтләнмәде. Әтисен озатырга күршеләре, таныш-белешләре килгән иде. Алар да Искәндәрнең әхлагын һәм әтисенә булган мөнәсәбәтен «чәйнәп» чыш-пыш килде. Искәндәр хатынын да, балаларын да үзе белән алып килмәде.

«Әтиегез васыятьнамә язып калдырмаган, әмма сез – аның бердәнбер варисы, шуңа күрә берникадәр вакыттан соң мирас хокукы биреләчәк», – дип аңлатты Искәндәргә нотариус.

«Мин мирастан баш тартам. Бу өй белән мине бары тик начар хатирәләр генә бәйли, мин беркайчан да анда яшәмәячкмен. Әти дә «өйне беркайчан да сиңа калдырмаячакмын» дип әйтә килде. Өйнең алдагы язмышы миңа бөтенләй кызык түгел. Бу бистә белән мине әти-әни кабереннән башка бернәрсә бәйләми. Сау-сәламәт булганда каберләрен карап торырмын, ә башкасы миңа кирәкми», – дип гаҗәпкә калдырды ул нотариусны.

Искәндәргә башкаларның бу хәлгә карата мөнәсәбәте барыбер иде, һәм ул беркемгә дә әйбәт булып күрергә җыенмады. Болай эшләве аның үзе өчен дөрес һәм гадел булып тоелды, ә калган вак-төякләр, гайбәтләргә аның исе дә китмәде. Ул гомер буе үткәннәрен онытырга тырышып яшәде, әмма булдыра алмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100