Август аенда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты дәвам итә. Әлеге проект Габдулла Тукаеның тууына 140 ел тулуга багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Һәр пәнҗешәмбе республика китапханәләрендә ачык очрашулар үткәрелә, анда катнашучылар бөек татар шагыйренең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар һәм фикер алышалар.
Август аенда катнашучыларга түбәндәге әсәрләрне укырга тәкъдим ителә: 6 августта «Сабитнең укырга өйрәнүе», 13 августта «Ваксынмыйм», 20 августта «Мәхәббәт» һәм 27 августта «Бәйрәм бүген».