news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Китапханәче Роза апаның авыр, ләкин бәхетле язмышы: Чыдасын йөрәк...

news_top
Китапханәче Роза апаның авыр, ләкин бәхетле язмышы: Чыдасын йөрәк...

«Интертат» сайтында язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Мулланурова иҗат юлы турында әңгәмә чыккан иде.

Роза ханым авыр һәм гыйбрәтле язмышы турында да ачылып сөйләде. Гомер буе сыналып яшәгән, тик сынмаган. Ул хәзер дә бәхетле булуын әйтә.

«Ятарга карават, ашарга өстәл юк, ләкин фатирыбыз бар»

Май аенда сезгә 80 яшь тула, әле дә эшсез утырмыйсыз. Лаеклы ялда, балаларның рәхәтен күреп, оныкларны гына сөеп яшисе киләдер. Ә сез әле дә эшлисез...

2016 елда «Татмедиа» китапханәсенә эшли башладым. Минем язмышым да шундый булган инде. Беркайчан да зур хезмәт хаклары алып эшләмәдем. Ирем үлде. Ике бала белән калдым: берсенә – 3 яшь, икенчесенә – 10 яшь иде. Аларны укытырга кирәк, тәрбия-белем бирергә, ашатырга, киендерергә...

Аннары олы кызым Миләүшә кияүгә чыкты, өч бала тапты: беренчесе – малай, аннары игезәк кызлар. 6 яшендә малайны машина бәрде. Ул инвалид булып калды, 3нче төркем инвалид. Аларга булышырга дип, аз гына акчага булса да эшләргә туры килде.

Минем белән бергә укыган Ләлә исемле дустым: «Роза, нигә әле һаман эшләп йөрисең, язып кына ятсаң?» – ди. Язып кына ятып та чыгарып буламы соң китапларны? Аннан акча табып буламы? Элеккеге заманнар түгел бит, ул вакытта бөтенләй башка иде. Ирем Язучылар берлеге әгъзасы иде. Без өйләнешкәч, аның чыккан бер китабы гонорарына мебель алдык. Мин әле һаман шулар белән яшим. Ул вакытта китабың чыкса, акчасына шулай яшәп була иде.

Әле бернәрсәбез юк вакытта ирем балаларга пианино алып кайтып куйды. Безнең ятарга карават, ашарга өстәлебез юк, ләкин фатир бар. Тәүфикъ «Ялкын» журналында эшли иде. Без өйләнешкәч тә Роза Хафизова бирдерде. Журналистлар өчен нинди заманнар бар иде?!

Фото: © «Интертат» өчен Роза Мулланурованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде. Фотода Роза Мулланурова ире Тәүфикъ Камалиев һәм кызлары Миләүшә белән.

Бер кызымның ире махсус хәрби операциягә китте, өч айдан һәлак булды. Кызым улы белән ялгызы калды. Мәрәсименә бик күп кеше килде – ул бик яхшы, намуслы кеше иде. Кызыма да ярдәм итәсем килде.

Рәхәтләнеп язып ятарга мөмкинлегем беркайчан да булмаган икән. Шулай да мин язмышыма риза. Күрәсең, шундый язмыш насыйп булган.

«Әбекәй килеп, алъяпкычына төреп, мине алып киткән»

Роза апа, гаиләгез турында сөйләгез әле...

Мин иң олы бала. Бер сеңлем бар иде, шулай ук журналистикада эшләде, 60 яшендә үлде. Энем бар – гаиләдә бердәнбер ир бала, Чаллыда яши, лаеклы ялда. Бик яратабыз аны. Рамилә исемле сеңлем бар. Тагын бер сеңлебез тууга ук үлде. Фатыйма дип исем кушканнар. Бишәү булганбыз.

Мин чынлыкта үзем әби белән үстем. Әткәй сугыш инвалиды, әнкәй дә чирли. Әнине окоп казырга җибәргәннәр. Шунда аның итеген урлаганнар. Ул кайдандыр табып, бер аягына иске галуш, икенчесенә чабата киеп, Идел аркылы боз өстеннән чыккан. Шулай тиф ияртеп кайтып егылган.

Әткәйнең үги әнисе әнкәйне яратмаган. Алар йортында авыр булгандыр, әткәйгә башка чыгыйк дип ялынган. Сугыштан кайткан кулсыз. Белеме юк. Әткәй: «Түзәргә кирәк», дигән. Акча юк. Нинди башка җиргә чыгу инде?! Әнкәй үпкәләп киткән.

Үги әбиләр дә әтине котырткан. Ул танышына кунакка барган җиреннән кыз алып кайткан. Әнкәйнең минем белән корсаклы икәнен белмәгән. Әткәй икенче хатыны белән язылышкан, торганнар. Ул да балага узган, ләкин май аенда үле ир бала тапкан.

Мин аны 5 класста укыганда белдем. Авыл кешеләре дә бернәрсә дә сөйләмәде. Бер вакыт миңа почтальон хат тапшырды. «Өеңә кереп өстәлегезгә куй», – диде. Мин Ләлә белән хат алыштым. Икебезнең дә «Ялкын»да, «Яшь ленинчы»да хикәяләребез чыга иде. Почтальон каян белсен инде минем кемнәндер хат көткәнне?! Мин хатны ачтым һәм укый башладым. Хат әткәйгә һәм шушы хатыныннан. «Габденур, хәзер инде күпме гомерләр үтте. Синең бала-чагаларың үсә. Безгә аерылышырга кирәк», – дип язган. Әткәй аның белән язылышкан, әнкәй белән никах кына укыткан булган.

Әтиегез белән әниегез янәдән кушылганнармы?

Әйе. Әнкәйнең апасының ире сугышта үлгән, аның бәләкәй генә өе булган, ташландык өй. Шунда әти белән чыкканнар һәм мин шунда туганмын. Ашарларына юк. Бер «бидрә» бәрәңге биреп чыгарганнар. Ачлык. 1946 ел бик авыр ел булган: бернәрсә уңмаган.

Әнкәй мине күрше кызларына калдырып, эшкә чыгып киткән. Мин бер айлык бала булганмын. Бу кызлар мине елагач базга төшереп куйганнар һәм уйнарга чыгып киткәннәр. Шунда Маһинур әбекәй килеп мине алъяпкычына төреп, алып кайтып киткән.

Әнкәйнең сөте дә булмаган. Мине әнкәйнең абыйсының хатыны Рабыйга апа имезгән. Әбекәйләр әнкәйнең әткәй белән кушылуына бик нык каршы булганнар. Мин әбекәйләрдә яши башлагач, әнкәйгә юл ачылган. Ул мине имезергә дип кереп йөри башлаган. Бер вакыт Рабыйга апа әнкәйгә: «Сара, беләм бит сөтең юк», дигән. Ул: «Юк, миңа сөт төште», – дигән.

Әнкәйгә дә әбекәй бераз гына нәрсә булса бермичә калмый бит инде. Шулай тормышларын саклап калганнар. Ачлыктан үлгән кешеләр дә күп булган.

Тормыш бераз яхшыргач, әти-әниләрегез сезне үзләренә алдылармы соң?

Эшкә ярый башлагач. Ике гаиләгә дә су ташып, утын кисеп, эшләп үстем инде мин.

«Үзебезне беркайчан да бәхетсез сизмәдек»

Исемегезне кем кушкан?

Әткәй. Ул вакытта шундый җыр бар иде бит: «Роза, роза гөлнең чәчәге. Бүгенге матур тормышның бәхетле киләчәге». Шуны тау башыннан җырлап төшкән дә исем куштырырга барган. «Руза түгел, Роза», – дип әйтә икән сәркатипкә. Ул мине Ровза дип язып куйган. Паспортта мин – Ровза.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Сезнең өчен бәхет төшенчәсе нәрсә ул? Еллар үткән саен ул бәхет үзгәрәме?

Әгәр тулы гаилә булса, иң зур бәхет шулдыр дип беләм. Без ирем белән бергә бик әз яшәдек. Миңа үземә «тулы» булып тормыш йөген тартырга туры килде. Сынмаска, югалып калмаска балалар көч биргәндер. Яшәргә кирәк бит. Әгәр син бала тапкансың икән, син шул бала өчен җаваплы, начар әни булырга хакың юк.

Әни кешенең бәхете – балаларының бәхетен күрү. Син тапкан, үстергән бит аларны. Син аларга юл күрсәткән, тәрбия биргән. Миңа калса, китап чыгарулар да, башка уңышлар да моның белән чагыштырырлык түгел. Чын бәхет – ул балаларың, оныкларың һәм аларның чынлап та сине куандырырлык һөнәрләре, тормышлары бөтен булу.

Акча дип әйтмим. Акча була да бетә дә ул. Акча беркайчан да җитәрлек булмады. Аңа карап үзебезне беркайчан да бәхетсез сизмәдек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар