Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар китапларын күренеп торган урынга тезеп кую татар теле укытучысының ачуын чыгарды»

Журналист Раил Садретдинов исемен әйтергә теләмәгән китапханәче зарын язып алды.

news_top_970_100
«Татар китапларын күренеп торган урынга тезеп кую татар теле укытучысының ачуын чыгарды»
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Инде икенче ел шәһәр мәктәпләренең берсендә китапханәче булып эшлим. Кемнәрдер өчен кирәксез, әһәмиятсез, югалып бара торган һөнәр ияләре булып саналсак та, уку елы башында шәһәрнең бер читендәге мәктәптән икенче читенә җитмәгән дәреслекләр ташуны, кырыкмаса-кырык хисаплар тапшыруны, мәктәпнең башка эшләрендә катнашуны әйтеп тә тормыйм. Болары – китапханәчеләр, имеш, көне буе китап укып, телефонда утыручылар бит алар, диючеләргә бер җавап формасында гына.

Бүгенге мәктәп китапханәләренең торышы, аларның нинди хезмәт күрсәтүе, мәктәп, укучылар тормышында нинди урын алып торуы турында да түгел сүзем. Беләсезме, күңелне нәрсә әрнетә һәм сорау арты сорау тудыра. Шушы 2 ел эчендә ник бер баланың татар китабы сорап яныма килгәне булсын?!

Бармы соң ул татар китаплары? Нинди хәлдә алар, диярсез? Шөкер, Татарстан хөкүмәте тарафыннан мәктәп китапханәләрен татарча китаплар белән тәэмин итү азмы-күпме яхшы куелган. Соңгы елларда татар телендә матур, төсле рәсемнәр белән бизәлеп чыккан сыйфатлы энциклопедияләр дә, матур әдәбият та кайткалап тора һәм күпләрнең фикеренчә, кирәкмәгән «мусор» булып, киштәләрдә тузан җыеп ятуын дәвам итә.

Кайчакта, әллә бездә генә татарча китап сораучы юкмы, дип уйлап куям. Түгел икән. Хезмәттәшләрем язышкан гомуми чатны ачам. Яңа татарча китаплар кайтуы турында хәбәр килгән. Шунда берсе: «Да кому это нужно? Мусор. Все равно никто не читает. Хоть вместо этого русскую художественную литературу бы прислали...». Ни кызганыч, ник бер кеше татар китапларын яклап чыксын, чөнки беркемнең дә болай да ачулы хезмәттәшләрне ярсытасы килми.

Башлангыч сыйныф укучылары – китапханәгә иң актив йөрүчеләр. Сабыйларга киштәләрдәге эт, мәче һәм башка хайваннар сурәтләнгән китаплар кызык. Ара-тирә татар китаплары да игътибарларын җәлеп итә. Менә беркөнне дә, эт рәсемен күреп, татар телендәге «Этләр» дигән энциклопедияне кызыксынып карый башладылар. 1-2 битен ачтылар микән, «Ерунда какая-то» дип киштәгә тотып ук аттылар. Түзмәдем: «Это не ерунда, просто книга на татарском», – дип аңлата башладым. Беркөнне шулай аңлата торгач, бер кыз күкрәген киереп: «Я – татарка!» – ди. Эчтән сөенеп куйдым. «Ну ты же татарский не понимаешь», – дим, әңгәмәне дәвам итеп. Оялды дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз. Аның миңа ничек итеп астан сөзеп каравын белсәгез икән... Сәрхүшнең иң ачуын чыгарганы нәрсә икәнен беләсезме? Аңа: «Син – сәрхүш», – дип әйтү. Бу – аны ярсыта, нәфрәтләндерә.

Бүген мәктәпләрдә татар теленең ата-аналар гаризасы белән генә укытылганын беләбез. Сыйныфтагы бер төркем укучылар татар теле дәресләренә барса, икенче төркем – ата-аналар сайлавы буенча «Родной (русский) язык» дәресләренә китә. Шулай беркөнне берсе татар китабын алып караштыра башлаган. «А там все на непонятном языке», – ди бу. Нинди тел икән ул, дип кызыксыныптыр, күрәсең, янына икенчесе дә килеп басты. Игътибар белән хәрефләрне карагач: «А мы это на татарском проходили», – ди. Тик хәрефен генә исенә төшерә алмый бит. Тагын бер дустын чакырып алды. «Ты же тоже на татарский ходишь. Что за буква это?» – ди. Ни кызганыч, анысы да әйтә алмады. Көлсәң көл, еласаң ела. Без бит бүген татар алфавитындагы шушы 6 хәрефебезне дә өйрәтерлек хәлдә түгелбез... Монда кемне гаепләргә?! Бу ситуацияне ничек үзгәртергә?

Күңелендә азмы-күпме милли оеткысы булган кеше буларак, татар китапларын махсус алдагы рәтләрдәге, керүгә игътибарны җәлеп итә торган киштәләргә тезеп куярга тырышам. Укымасалар да, язучыларның исемнәрен генә булса да күрсеннәр, дим үземчә. Әлбәттә, игътибар үзәгендә – Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш. Бүген мәктәп китапханәләрендә иң зур кытлык – татар балалар әдәбияты язучыларының заманча, рәсемле тәрҗемә китаплары. Шәүкәт Галиевнең рус телендә моннан 30-40 еллар чыккан китабы бүгенге балаларга берничек тә кызык түгел. Татар әдәбиятына рус теле аша булса да якынайтырга иде, дим. Өметсез шайтан гына, диләр. Шәһәр җирендә яшәп тә, татарча язу таныган балалар да китапханә юлына тузан төшерми. Болары – өйдә, гаиләдә дә татарча сөйләшүчеләр кавеменнән. Аларга ике телдә чыккан китапларны тәкъдим итәм. Дусларына да күрсәтәләр. «Это же на татарском», – дигәч, китапның ике телдә булуын әйтәләр, үзләренчә кызыктырырга тырышалар.

Татар китапларын иң күренеп торган урынга тезеп куюым да кемнедер борчый булып чыкты. Һәм беләсезме кемне? Юк, рус теле, әдәбияты укытучыларын түгел. География, математика, инглиз теле укытучысын да түгел. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының ачуын китерә булып чыкты ул... «Ф-и-и, боларны барыбер беркем дә укымый бит. Алып куй», – ди, керфеген дә селкетмичә. Шундый җан, йөрәк белән ничек телгә мәхәббәт тәрбияләп була икән ул?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100