Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Китап» радиосын «Алиса» колонкасы аша тыңлау мөмкинлеге булдырылды

«Китап» радиосы 14 гыйнвардан 98,6 FM ешлыгында сөйли.

news_top_970_100
«Китап» радиосын «Алиса» колонкасы аша тыңлау мөмкинлеге булдырылды
Солтан Исхаков

Бүгеннән «Китап» радиосын «Алиса» колонкаларын аша да тыңлап була. «Акыллы» колонкагызга «Китап» радисын кабызуны сорап мөрәҗәгать итсәгез, озак та үтми аннан милли моңнар агыла башлар.

«Китап» радиосы — яңа милли радио. Ул 7 майда эшли башлады. Аны Android һәм iOS операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. Һәркем мобиль телефоннары аша Play Market һәм Apple Store кибетләренә кереп, «Милли радио Китап» дип җыеп, кушымтаны үзенә йөкли ала. Бүгенге көндә әлеге кушымталар аша радионы Татарстанда гына түгел, ә дөньяның төрле читендә сибелеп яшәгән 15 меңгә якын милләттәшебез дә тыңлый ала.

«Китап» радиосы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән 14 гыйнварда 98,6 FM ешлыгында сөйли башлады. Киләчәктә радионы Яр Чаллы шәһәрендә дә FM ешлыгында ишетергә насыйп булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100