«Китап» радиосы концерты – Теләчедә: Кичке уен, лотереяга – колын һәм «Мерседес»
«Китап» радиосы Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәмендә концерт уздырды. Гади генә «кәнсирт» инде бу дип уйламагыз: артистлар килә дип, авыл халкы зурдан кубып халкыбызның онытылып бара торган мирасы – Кичке уен дигән кичә үткәрде.
Бушлай концерт телисезме? Чакырыгыз!
«Китап» радиосы автобусы, җырчылар, алып баручылар, музыкантлар белән бергә республика район, авыл һәм шәһәрләрен урап кайтырга җыена. 26 июнь көнне автомарафон Арча белән Кукмарада узган иде. Чираттагысы Теләче районы Баландыш авылында булды.
Концертны сезнең төбәктә дә оештырып була! Моның өчен радиотыңлаучылар үзләре теләгән район-авылларны, шәһәрләрне тәкъдим итә ала. Тәкъдимнәрне «Китап» радиосының ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркеменә язарга мөмкин.
Концерт 21 июльдә Актанышта, 24 июльдә Лениногорскида булачак. «Алга таба Сарман, Чирмешән, Балтач, Лениногорск районнарына барырга ниятлибез», - диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.
Концертта татар эстрадасы җырчылары Айгөл Рахимова, Илүзә Гайсина, Игорь Дмитриев чыгыш ясады.
– Авыл халкы җылы итеп каршы алды, тамашачыларның энергетикасы сизелде, әзерлек югары дәрәҗәдә. Хәтта шигырь укыганда да халыктан реакция килде, бу аеруча сөендерә, тын да алмыйча тыңлап утырдылар, - диде Лилия.
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, концертларның төгәл исемлеге әлегә юк, исемлекне тамашачылар үзләре төзи. Концертта катнашучылар арасында Зәринә Хәсәншина, Айрат Ганиев, Ильяс Шәрипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Марат Галимов һәм Линара Батталова, Фәрит Низамиев, Илшат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар һ.б. бар. Төрле районда төрле артистлар чыгыш ясар дип көтелә.
Ат җене кагылган Мәгъфүр абый: «Хәзер ике көндә Сабантуй ясыйлар. Үткәрсеннәр ун көн!»
Баландыш авылындагы Кичке уен бәйрәме «Китап» радиосы белән берлектә татар халкының милли мирасын саклау елы уңаеннан һәм авылда гореф-гадәтләрне яңарту максатыннан Сабантуй мәйданында оештырылган иде.
Халык җыелыша башлаганчы каршыма очраган иң беренче кеше – ат арбасы янында басып торган абзый белән сөйләшеп алдым. Күрше авылдан килгән Мәгъфүр Шәкүров булып чыкты ул. Тугры дусты – аты белән «круг» әйләнергә әзерләнеп ятышы икән.
– Кичке уен кебек кичәләргә уңай карыйм. Мондый бәйрәмнәр гел-гел булсамы?! Халыкны берләштерә ул, аны гел кабатлап торырга кирәк. Элек Сабантуйлар унышар көн була иде. Хәзер ике көндә Сабантуй ясыйлар. Халык бер-берсе белән күрешә алмыйча кала. Үткәрсеннәр ун көн! Халык күңел ача, ял итә, нәрсәсе бар аның? Аңа карап эш калмый, тора ул, беркая качмый. Бер күрешү – үзе бер гомер. Дусларыңны, туганнарыңны күрәсең. Алар белән бер җыелып утыруы – үзе бер бәхет...
Сабантуйларда да атым белән чыгам, - ди ул атына ишарәләп. – Ел саен Саба районына атым белән менәм, чакыралар. Бирнә җыйганда миннән башка булмый. Атымны үзем киендереп, бирнә җыям, гармуннарда уйныйбыз, - диде Мәгъфүр абый.
Абзыйның сөйләвеннән аңлашылганча, ул гомере буе атлар асраган. Бу дустына да, әнә, инде унбиш яшь тулган. Үзенә яратып, «кечкенә» дип дәшсә дә, хатыны, балалары атны «Мерседес» дип йөртә:
– Яшем дә бара, ат та асрыйсы килми, сатырмын дип тә әйткән идем. Балалар саттырмады. Аларга да ат җене кагылган, атка атланып йөриләр, - ди Мәгъфүр абый. – Олыгайгач атны каравы авыррак шул. Көч барында асрыйбыз әле.
Чабышка бирмисеңме атыңны дип кыстаганнар иде, бирмәдем. Аннары гел минем атны куачаклар, читен була. Ат машина урынына инде. Ат та җан бит, аны да сөясең. Хайванны яратмасаң, булмый. Ат, сөбханалла, ташлап калдырмады. Ул миңа, мин аңа тугры булдык, - дип сөйләде ат җене кагылган Мәгъфүр абый.
«Миләшкәй» ансамбле кызлары һәм гармунчылары: «Хәзер уен уйнаучы түгел, гармун уйнаучысы да аз»
Бәйрәмнең яме кемнәр? Әби-апалар ансамбле белән гармунчылар, әлбәттә! Авыл җыены булсынмы ул, Сабантуймы, алар һәр бәйрәмнең каймагы булып тора. Гармун тавышы апалар басып торган яктан ишетелә иде. Берсеннән-берсе матур татар апалары. Репетиция ясаулары икән. Сораулар бирә башлаган идем, «Әкълимә, Әкълимә!» – диеште апалар. Ул да булса «Миләшкәй» ансамбле җитәкчесе Әкълимә Мәгъдиевага эндәшүләре икән:
– Ансамбль әле генә оешып эшли башлады. Наза, Зөләйха уеннарын белә торган олы апалар белән фольклор коллективы буларак килдек. Барысы да Теләсе районы Караширмә авылыннан. Ансамбльгә һәркем үзе теләп йөри. Коллективта 12 кеше. Бөтенебез бердәм. Шушы коллективны югалтмаска иде.
Ансамблебез бик ошый, катнашучыларыбыз да «әйдә, әйдә» дип кенә тора. Өч гармунчыбыз бар, алар – йөзек кашыбыз. Баландыш авылына чыгыш ясавыбыз беренче тапкыр. Алан авылына кичке «Капка төбе» уены белән барырга җыенабыз әле менә.
Бу уеннар хәзер сирәк күренеш, алар инде онытылган. Без шуларны яңартабыз. Элек бик матур итеп уйнаганнар! Хәзер уен уйнаучы түгел, гармун уйнаучысы да аз, - диде Әкълимә апа.
– Алар ансамбль белән халык җырларын башкара, уеннарны күрсәтә. Мондый бәйрәмнәр яшь буыннар өчен бик кирәк, - диде бер сүз белән ул. «Әкълимәнең авызына гына карап торабыз. Бер әйтүгә барыбыз да җыела. Костюмнарны Мәдәният йорты мөдире оештырып, табып бирә», - диеште апалар.
Шулчак сүзебезне гармун моңнары бүлдерде. 5-6 абый гармун телләрен тартып басып тора иде. Кайсына барып эндәшергә белмәссең. Берсен дә бүлдерәсе килми.
– Бәйрәмнәрдә бер төркем гармунчылар булып оешкалыйбыз, - диде Урта Мишә авылыннан гармунчы Рәфис Госамов. – Монда чит кеше юк. Безнең авылда 40тан артык гармунчы бар иде. Элек гармунда уйнау буыннан-буынга күчә торган күренеш булды. Әтиең, абыең, дустың уйнагач, синең дә уйныйсың килә, кызыгасың!
Сабантуйларда сирәк чыгыш ясыйбыз, вакыт булганда гына барабыз. Бүген дә менә эштән кайттык та, килдек.
Бәйрәмне күңелле итеп үткәрү үзеңнән тора. Ул көйләр күптәннән күңелгә кереп калган авыл көйләре. Аны бөтенебез белә, хор белән уйнап җибәрәбез, репетиция дә кирәк түгел.
Гармунда уйнарга өйрәтүче юк, бөтенебез үзешчән, беребез дә нота белми. Сәләтең булмаса, уйнап булмый. 5нче сыйныфта укыганда өйрәндем. Мәктәптә баян түгәрәге юк, әмма баян тора иде. Тәнәфестә шуны тарткалап-шыгырдаткалап өйрәнеп китәсең инде. Теләк кенә кирәк. Гармунда уйнагач, үзең дә тынычланып китәсең, - дип сөйләде гармунчы абый.
«Гармуннар белән матур атларны күрү хәзер бәйрәмнәргә генә әйләнеп кала»
Кичке уен дигәнебез башланып та китте. «Түгәрәк уен» дип исемләнгән кичә – халкыбызның электән килгән гореф-гадәте. Ул җәйге матур кичләрдә кояш баткач үткәрелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер минутка да тынып тормаган. Ике урам арасында күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйнаганнар, егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан, кавышкан һәм вәгьдә бирешкән. Теләче районы Баландыш авылы халкы шушы гореф-гадәтләрне искә алып, бәйрәм итәргә җыелды.
Мәйдан уртасына Мәгъфүр абыйның җигелгән аты керде. Арбасында «Миләшкәй» ансамбле кызлары җырлый, ә алдан бер төркем гармунчылар авыл көен яңгырата. Менә ичмасам чын, татарча Кичке уен! Гармуннар белән матур атларны күрү хәзер тарихта гына калды, бәйрәмнәргә генә әйләнеп кала. Бу традицияләрне әле мин дә хәтерлим, ә миннән яшьрәкләр белмидер дә инде...
Мәйданның сул ягында Яучы почмагы дигән тартмачык куйганнар. «Ул табышыр, кавышырга теләгән яшьләр өчен ясалган. Бәлкем кемдер әле үзенең сөйгән ярын, тиң ярын тапмагандыр... Кемнең теләге бар, үзенең телефон номерын, үзе турында мәгълүматларны язып, ящикка төшерергә тиеш», - дип аңлатты кичәнең алып баручылары Илсаф Тимербаев белән Зөлфия Ибраһимова.
Аннан соң, авыл халкы өчен иң кызыгы, иң көтеп алган мизгел – Кичке уенда «Теләче» районы газетасына язылучылар арасында лотерея уйнаттылар.
«Теләче Информ» мәгълүмат үзәге җитәкчесе, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин әйтүенчә, инде өч ел рәттән район газетасына язылучылар арасында бозау уйнатканнар. Быел башкача, үзенчәлеклерәк – колын уйнатырга булганнар.
– Кичке уенның максаты – төрле бәйгеләр үткәреп, халыкны ял иттерү, «Теләче» район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнату. Бүләкләр арасында авыл хуҗалыгына кирәк-ярак алу өчен сертификатлар (печән, такта, авыл хуҗалыгы продукциясе), әтәч, ашлык, бензин, теш табибына сертификат, бал, җиләк, стаканнар наборы һ.б. бар. Авыл халкына бәйрәм рухын тудыра алдык дип уйлыйм.
Газетабыз уңышка иреште дип саныйм, 1300 данә белән чыга. Тиражыбызны арттыру өстендә эшлибез. Моның өчен төрле проектлар алып барыла. Җитәкчелеккә, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка рәхмәтлебез. Алар безгә матди яктан да, рухи яктан да булыша. Ул райондагы абунәчеләр, матбугатны укучыларыбызга да рәхмәтен җиткерде.
Районыбызның иң зур байлыгы – тырыш халкыбыз. Теләче районында көчле, хезмәт сөючән, мәдәниятне якын иткән, гореф-гадәтләргә тугры калган халык яши. Шуның белән горурлана алабыз. Районыбыз белән бик тәҗрибәле җитәкче Нәҗип Хаҗипов идарә итә. Ул авыл хуҗалыгы министрлыгында урынбасар булып эшләде һәм 2019 елдан безнең районны җитәкләде. Бәйгеләр, чаралар булса, ул һәрвакыт безгә ярдәм кулын сузарга әзер, – диде Ленар.
Өч ел – бозау, быел колын бирделәр: затлы бүләкләрнең иганәчесе кем?
Өч ел бозау уйнатканнар, быел бүләкнең тагын да шәбе – колын иде. Түләүсез әйбер күп булмый, диләр. Ленар әйтеп үткән бүләкләрне ишеттем дә, исем китте. Бүләкне җыюы – йөз ел, таратырга гына ярты көн. Шулкадәр бүләкне кем алган да, кем биргән?
– Үзебез генә моны башкарып чыга алмас идек, - ди Ленар. Ул иганәчеләргә рәхмәтен укыды.
– Зур бүләкләр уйнатканда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә таянабыз. Бозауларны «Таң» ширкәте, «Әхмәтов» крестьян фермер хуҗалыгы, «Низамов» крестьян фермер хуҗалыгы биргән иде. Колынны Теләче фермеры, көрәш буенча спорт мастеры Сәгыйть Гыйниятуллин бирде.
Лотереядә катнашырга теләүчеләр бихисап иде, 700ләп квитанция җыелды. Әле бер кешенең дә мондый бәйрәм оештырмагыз, дип, әйткәне булмады. Бөтенесе алган бүләге белән риза булып кайтып китә.
Мондый бәйрәм республика күләмендә безнең авылда гына уза дип беләм. Беренче коймак төерле булыр, кем белә. Редакциямә рәхмәт. Аларның ярдәме белән генә уртак җимешләрне булдыра алабыз», - диде Ленар Хуҗин.
Колын кемгә эләктеме? Баландыш авылыннан Рәйсә Нәбиуллинага колын бирелде. Ул «Теләче» газетасына язылучылар арасында лотереяның төп бүләген алды. Алга китеп әйтим, без бүләкнең иясен күрмичә калдык, концерт тәмамланып, караңгы төшкән вакытта юлга кузгалган идек инде.
«Тормыш тоташ эштән генә тормый, кеше ял итәргә дә тиеш»
Кичке уенда Шушы затлы бүләкләрнең иганәчеләренең берсе – фермер Марат Низамов белән сөйләшеп алдык:
– Әнием бу авылдан, үзем Казанда яшим. Ферманы монда алып барам. Бу бүләкләр – авылдагы халыкка бит, бергә эшлибез, - диде Марат абый. – Үзебезнең халыкка бәйрәм булсын өчен шулай ясарга булдык. Бәйрәм яхшы инде ул. Тормыш тоташ эштән генә тормый, кеше ял итәргә дә тиеш.
Мондый бәйрәмне кызыксындыру чарасы дип карыйм. Ул бер генә авылда булмасын иде. Ел саен булмаса ярый, әмма мондый бәйрәмнең бөтен татар авылларында булуын телим, - диде фермер.
Кичке уенда катыктан акча эзләү, әтәч тоту, машина тарту, ласта киеп йөгерү кебек уеннар булды. Яшьләре түбәтәй, йөзек салыш уены кебек уеннары актив катнашты. Иң үзенчәлекле һәм шулай ук онытылып бара торган бәйгеләрнең берсе, минемчә, ат тугару-җигү ярышы. Бәйгедә Мәгъфүр абыйның аты – «Мерседес»ы катнашты, Мәгъфүр абый бәйгенең дөреслеген тикшереп, күзәтеп торды. Болар барысы да вакытка эшләнде, билгеле. Фотосурәтләргә төшереп йөргән Расих абый белән бу бәйгене беренче тапкыр күрүебез иде.
«Халкыбызның бер өлешен тәшкил иткән уеннарыбызның югалуына юл куймаска тиешбез», – диде уеннарны уйнатучы алып баручы.
Тагын бер кызыклы мизгел – Кичке уенда иң өлкән кешеләрне эзләделәр. Теләче районы Баландыш авылыннан 87 яшьлек Сания апа белән Наилә апа Кичке уеннарны искә алып, хатирәләрен яңарттылар:
– Кичке уеннар безнең авылда еш уза иде, биегәндә идәннәр сикереп тора иде. Кичке уеннарның башлыгы инде без! Шушы авылда туган, шунда үскән.
Кичке уеннарда бөтенесе бии, җырлый белә иде. Сабан туенда әллә ничә егет гармун уйнап, җырлап, әйләнеп йөри торганнар иде, - дип искә алды алар.
Кичке уенга өч баласы белән милли киемнән килгән Резидә Җәләлиевага күзем төште. Аның фикеренчә, мондый бәйрәмнәр туганнар белән күрешүгә бер сәбәп:
– Соңгы арада бәйрәмнәр ешайды. Тора-бара миллилеккә тартылабыз. Татарлыкка омтылабыз. Мондый бәйрәмнәр кирәк. Кеше газетага гына язылып калмый, бүләге истәлеккә кала, - диде ул.
«Эшли дә беләбез, ял итә дә беләбез»
Авыл халкы белән саубуллашыр алдыннан Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәммәтшин белән аерым сөйләшеп алдык. Аның монда эшли башлавына дүрт ел булган:
– Авылыбыз матурлана, авыл халкы бик ярдәмчел. Яңа гына Президент программасы белән авылыбызда парк төзеделәр, чишмәне төзекләндерделәр. Мәдәният йортына ремонт ясалды. Авыл җирлеге бинасы яңарды, авылыбыз халкы белән музей эшләдек. Халык йөри, карый. Алга таба планнарыбыз күп. Мәчетебезгә быел тәһарәтханә ясадык. Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышы һәм Әфган сугышында һәлак булучыларга һәйкәл бар.
Нинди генә бәйрәмне алсак та, бездә алар матур үтә. Эшли дә беләбез, ял итә дә беләбез, Аллага шөкер. Минем җирлеккә Урта Мишә һәм Баландыш авыллары керә, барлыгы 595 кеше яши. Баландышта – 138, Урта Мишәдә 30 хуҗалык. Яңа гына «Низамов» дигән ферма эшли башлады. Халыкка эшләргә эш бар. Яшьләрдән дә калучылар бар, эшләсәң авылда программалар күп. Умартачылы, шиномонтаж белән шөгыльләнүчеләр бар.
Кичке уен киләсе елларда да булыр дип уйлыйм. Нәрсәдер җитеп бетмәгән шикелле. Аны үткәрәбез дигән планнар бар. Без хыялланган әйберләр тормышка ашып бара, шөкер. Авылны һәрьяклап яшәтергә тырышабыз, - диде ул.
Баландыш авыл башлыгы бәйрәм иганәчеләренә, концертта катнашкан «Китап» радиосы хезмәткәрләре, артистларга, авыл халкына рәхмәтен белдерде.
Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин халыкны милли-музыкаль, әдәби кичә үткәрелүе белән котлады. «Безнең авыл мәдәният йортлары, китапханәләрдә элекке гореф-гадәтләрне кайтару буенча зур эшләр алып барыла», - диде ул.
Илнур Хәмидуллин Теләче район советы башкарма комитеты исеменнән медиа өлкәдә куйган нәтиҗәле хезмәте өчен «Китап» радиосы коллективына Рәхмәт хатын тапшырды.
– Бәйрәмнең бер өлеше булуыбызга бик шатбыз. Күңелле итеп ял иттек, бәйрәм иттек, - диде Алмаз Миргаязов.
- Проектның төп максаты – «Китап» радиосын популярлаштыру, Татарстан Республикасында туган телләрдәге милли әдәбиятны, шигъриятне, татар җырын, фольклорны пропагандалау. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.