Китап битендәге буш кырлар ник кирәк?
Китап битен күсе ашагач, бармаклар белән тота-тота карасы сөртелгәч, текст югалмасын өчен буш кырлар калдырыла.
Мәктәптә һәм югары уку йортында укыганда китап бите кырыендагы буш урыннар төрле язмалар белән тула. Тик бу бушлыклар комментарий язу өчен калдырылмаган. Бу турыда фактлар сайтында хәбәр ителә.
Иң борынгы манускриптларда да китап бите кырыенда буш кырлар бар. Пергамент кыйммәт булу сәбәпле, бу урыннар тикмәгә генә калдырылмаганлыгы аңлашыла.
Китап битләре бер-бер артлы үзара беркетелеп бара, тоташтыру өчен урын кирәк. Ләкин өстә, аста, икенче кырыйда кырлар нәрсәгә? Борынгы заманда китапларны язу карасы белән язганнар. Кара озакка чыдамый, ул сөртелеп бетә. Типография карасы да сөртелә. Шуңа күрә бармаклар белән тотып, текстны сөртеп бетермәс өчен, кырыйда буш урын кала. Бу — кырлар ясауның төп сәбәбе.
Шулай ук китапханәләрдә озак саклаганда, янгыннар вакытында да бит кырыендагы кырларның файдасы сизелә. Китап кырые яна, эчтәге текст кала. Күгәрек гөмбәсе дә беренче чиратта китапның кырыен боза, эчтәге текст сакланып кала.
Китап саклагыч биналарда күселәр дә басмаларны боза, алар китап кырыен кимерә, эчтә текст исә кабат сакланып кала, диелә бу хәбәрдә.