Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кит моннан, башыңны йолкып ала бит» - Ләйлә Дәүләтова инстачыларын куркыткан

Ләйлә Дәүләтова инстачыларын куркуга салып, мануаль терапия вакытында төшерелгән видео урнаштырган. Әлеге видеода табиб төрле күнегүләр ярдәмендә шагыйрәнең сөякләрен урынына утырта.

news_top_970_100
«Кит моннан, башыңны йолкып ала бит» - Ләйлә Дәүләтова инстачыларын куркыткан
Александр Эшкинин

«Сүземдә торам. Мануаль терапия ничек ясалганын күрсәтергэ вәгъдә иткән идем. Рәхәтләнеп карагыз! Нервылары көчсез булган кешеләргә карамаска! Ошаса, лайк куярсыз. Без ясаган бу күнегүләрдән соң арка турая, кеше берничә см га озыная, кан йөреше яхшыра, баш, муен, жилкә авыртулары юкка чыга.

Авыр күтәреп, бөкерәеп яки башка төрле сәбәпләр аркасында кысылган кан тамырларын дару эчеп кенә киңәйтеп булмый. Ә болай бер эшлисең дә сәламәт!

Мин тормышта да тиз, зыянсыз һәм нәтиҗәле ысуллар кулланырга яратам.

Арагызда минем кебекләр бармы?

Хәмит Мостафин кабул итә. Бары тик алдан язылып кына эләгергә мөмкин», — дип киңәшләрен биргән ул.

Әлеге видео инстачыларның котын алган.

«Кит моннан, Ләйлә, башыңны йолкып ала дип торам», — дип язган берсе.

«Бик ягымлы кеше, моңа ышанырга була», «Түзәрлекме, бик авыртамы?» — дип кызыксынучылар да күп.

«Авыртмый ул, йөрәк кенә авырта. Шытыр-мытыр иткән саен сөягегез урынына утыра дигән сүз», — дип җавап биргән Ләйлә Дәүләтова.

«Бер баруда шытырдаулар бетмидер, бер сеанс күпме тора?» — дип сораучылар да булган.

«Бер баруда аякка бастыра, бәясе — 2 мең», — дип язган шагыйрә.

«Япь-яшь кызлар, нинди шыгырдау әле сезгә!», «Эх, рәхәтләнеп йоклыйсың инде хәзер, Ләйлә», — дип фикерләрен белдергәннәр виртуаль дуслары.

Суземдэ торам? Мануаль терапия ничек ясалганын курсэтергэ вэгъдэ иткэн идем! Рэхэтлэнеп карагыз ? Нервылары слабый кешелэргэ ин яхшысы карамаска ?‍♀️ Ошаса , лайк куярсыз ❤ Без ясаган бу кунегулэрдэн сон, арка турая, кеше берничэ см га озыная , кан йореше шундук яхшыра, баш - муен- жилкэ авыртулары каядыр юкка чыга ? Авыр кутэреп , бокерэеп , яки башка торле сэбэплэр аркасында кысылган кан тамырларын дару эчеп кенэ кинэйтеп булмый. Э болай раз ?..и сэламэт Аллага шокер ? Мин тормышта да тиз, зыянсыз хэм нэтижэле ысуллар кулланырга яратам. Арагызда минем кебеклэр бармы? Хамит Махмутович Мустафиннын телефоны - 89872-25-11-44 Инстабите - @doctor.vedel Ильданда кабул итэ. Бары тик алдан язылып кына элэгергэ момкин ?? #лучшиймануальныйтерапевт #лейладавлетова #поэтесса #телеведущая

Публикация от Лейла Давлетова (@leyla_davletova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100