Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кит дайверны йоткан һәм кире төкереп чыгарган - видео

Кит дайверны йоткан һәм кире төкереп чыгарган - видео

news_top_970_100
Кит дайверны йоткан һәм кире төкереп чыгарган - видео

Көньяк Африкада яшәүче дайвер - 51 яшьлек Райнер Шимпф чак кына һәлак булмаган. Ул диңгездә сардина балыклары өеренә очраган. Бу өерне кит суырып йоткан. Шулай итеп кеше кит корсагына кереп киткән. Шуннан соң гигант хайван кешене кире төкереп чыгарган. Бу турыда news.mail.ru хәбәр итте.

Шимпф ­- су хайваннарын күзәтү өчен, кешеләрне диңгезгә алып керү белән шөгыльләнә торган компания директоры. Вакыйга булган көнне ул, дайверлар командасы белән бергәләп, сардина балыкларының өерен карарга бара. Балыклар Кейптаун шәһәре тирәсендәне Порт-Элизабетк янында була. Аквалангчылар ярдан 40 км ераклыкка керә. Шул чакта диңгез дулкынлана башлый. Шимпф исә кит авызына кереп китә.

Вакыйгадан соң, ир-ат кичерешләре турында сөйли. «Ниндидер алагаем зур нәрсә дөнья яктысын каплады. Ботымнан нидер тоткан кебек булды. Шул мизгелдә кит корсагына кереп киттем», — дигән ул.

15 еллык тәҗрибәсе булган дайвер үзен тынычландырырлык көч тапкан һәм кит эченнән кире чыккан. Кит кешене төкереп чыгарган мизгелне шаһитлар видеога төшереп торган.

  • Полосатик Брайда исемле кит тропик киңлекләрдә океаннарда очрый. Аның озынлыгы 14 метрга кадәр җитә. Китларның бу төре 300 метр тирәнлеккә кадәр чума ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100