Кислород белән водородтан торган су ни өчен янмый да, шартламый да?
Электролиз ярдәмендә суны кабат водород һәм кислородка таркатсаң, алар кабат яна һәм шартлый алачак.
Су молекуласы H2O бер водород атомы һәм ике кислород атомыннан тора. Кислород — яну өчен кирәкле элемент, ә водород исә бомбалары белән данлыклы. Шулай да водород белән кислород атомнарыннан ясалган су молекуласы шартламый да, янмый да. Кеше гәүдәсенең 80 проценты судан торуы да билгеле. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Су ни сәбәпле янмавын һәм шартламавын аңлар өчен яну процессына искә төшерергә кирәк. Химик реакция буларак, яну — оксидлашу процессы ул. Оксидлашу — матдәнең кислород белән тәэсирләшүе ул. Бу вакытта бик зур микъдарда җылылык бүленеп чыга.
Суның Н2О химик формуласы буенча без аның инде яну (оксидлашу) нәтиҗәсе булуын күрәбез. Чөнки су молекуласы составындагы водород кислород белән реакциягә кергән. Бу реакция вакытында күп итеп энергия бүленеп чыккан. Шуңа күрә водород оксидлашканда барлыкка килгән су яну энергиясен биргән инде һәм ул башка яна да, шартлый да алмый.
Шулай да, электролиз ярдәмендә суны кабат водород һәм кислородка таркатсаң, алар кабат яна һәм шартлый алачак, диелә хәбәрдә.